tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдрәсәдә белем алалар
Мәдрәсәдә белем алалар

Мәдрәсәдә белем алалар

“Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы филиалы – ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгенең кичке бүлегендә белем алучы шәкертләр өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

“Әлһәмдүлилләһи шөкер, шәкертләребез имтиханнарны уңышлы тапшырып, 2 нче курска күчтеләр. Алар атнага бер тапкыр – шимбә көннәрендә мәдрәсәгә укырга йөрделәр. Яңа уку елында белем алырга теләүчеләрдән 1 июньдә документлар кабул итә башлыйбыз”,- дип хәбәр итте мөгаллимә Асия хаҗия Миннәхмәт кызы.

Тиздән мәдрәсә филиалы карамагында балалар өчен җәйге лагерь эшли башлый. Анда район үзәге мәктәпләре укучылары һәм җәйге каникуллар вакытында әби-бабайлары янына кунакка кайткан малайлар, кызлар йөрергә теләк белдергән. Россия ислам университетын һәм Болгар ислам академиясен тәмамлаган Мөхәммәдсалих хәзрәт сабыйларны Коръән укырга өйрәтәчәк. Шәкертләр, балаларның әти-әниләре һәм нарасыйлар бөтен тырышлыгын куеп динебезгә хезмәт итүче хәзрәткә рәхмәт әйтәләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*