tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мегион шәһәрендә “Туй йолалары” фестивале үтте
Мегион шәһәрендә “Туй йолалары” фестивале үтте

Мегион шәһәрендә “Туй йолалары” фестивале үтте

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – туй.
Гаилә…Нәрсә ул? Гаилә ул – иң мөһим нәрсә.Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр.Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем.Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул – зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә…

Билгеләнгән «Туй йолалары» фестиваль көне 21 октябрь тиз килеп җитте. Халкыбызның борынгы гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша балаларда,Мегион шәһәре милләттәшләрендә үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү өстендә Татар- башкорт милли мәдәни автономиясе вәкилләре зур эшләр башкаралар.

Фестивальне «Ихлас» кызлары башкаруында «Килен төшә» җыры ачып җибәрде.
Иң истәлекле мизгелләрнең берсе «чишмәгә юлы» йоласы булды. Баян һәм туган телдә җырлар астында кияү белән кәләш, барлык кунаклар, сыйлар һәм бүләкләр белән бергә чишмәгә юл тоттылар.

Яшь киленгә су юлын
Күрсәтү изге бурыч,
Туры, дөрес юлдан гына,
Килен, йөрергә тырыш.
Һәр көн саен таң яктысы
Сирпеп битеңне үбәр,
Син барасы су юлына
Зөhрә йолдыз нур сибәр.
Ай бизәкле чиләкләрең
Таң суында йөзсеннәр,
Сандугачлар, сайрый-сайрый,
“Уңган килен!”- дисеннәр.
Мөлдерәмә тулы булса
hәрвакытта чиләгең,
Зур бәхеткә ирешерсең,
Кабул булыр теләгең.

Яшьләр җырлап-биеп су алып кайттылар.Килен алып кайткан кое суын барлык кунаклар тәмләп карады,теләкләр теләнде.

Бәйрәмебезгә ямь өстәделәр Нижневартовск һәм Сургут шәһәрләреннән татар-башкорт берләшмәләре үзләренең милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр. Матур киемнәр, милли җырлар беркемне дә битараф калдырмады, ә дәртле биюләр һәм җырлар барысын да биергә тартты.

Зур рәхмәтебезне җиткерәбез «Сандугач» ансамбле җитәкчесе Нурия Әхәт кызына, «Шатлык» ансамбле җитәкчесе Рәйлә апага дәртләре ташып торган чибәр,тыйнак кызларга һәм егетләргә. Дуслык җепләре өзелмәсен. Дус булып, тату яшик. Башкортларның һәм татарларның туй йолаларын күрсәткән шундый чара үткәрүебезгә бик шатбыз. Бу беренче этап кына, ә аннан соң безнең фестиваль киңәер һәм Мегионда яшәүче башка халыклар да катнашыр дип ышанам, – дип хисләре белән уртаклашты “Болгар” Татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Зөһрә Бикташева Таһир кызы.

Зөхрә Таһир кызының, ташып торган дәрте сүнмәсен,сүрелмәсен.Алдагы көннәрдә дә бергә булып,бердәм булып дуслыкның көчен арттырып, халыкка хезмәт итеп яшәргә язсын.

Иптәшләрең әйбәт булса,
Кыскара озын юл да.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Дуслыкның көче шунда.

Киңәшле эш һич таркалмас.
Куллар көч бирсен кулга.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Дуслыкның көче шунда.
Ярдәмләшеп, җырлап-көлеп
Яшик кояшлы елда.
Бергә булыйк, бердәм булыйк! Дуслыкның көче шунда. Минем балаларым да бу традицияләрне саклап калачакларына һәм аларны үз балаларына тапшырачакларына ышанам,-дип сөйләде Нижневартовск шәһәреннән «Шатлык» татар-башкорт халык ансамбле җитәкчесе Райля Юмагулова.

Сүземне Гөлсинә Галимуллинның сүзләре белән тәмамлар идем:
– Чит илдә дә (чит җирдә дә) үзеңне табу һәм кара ташларга абынмыйча, сөртенмичә яшәр өчен тауны этеп бара торган илаһи көч кирәк.
Бу фестиваль анда катнашкан һәркемне гаҗәпләндерде һәм рухландырды.

Рида Хөснетдинова,

Мегион шәһәре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*