tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәгънәле чыгышларга бай концерт
Мәгънәле чыгышларга бай концерт

Мәгънәле чыгышларга бай концерт

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Шәһәребездә яшәүче халыкларның бай мәдәниятен күрсәткән, гореф-гадәтләрен чагылдырган матур чыгышларны тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Люсьена Романова җитәкчелегендәге «Русская песня» хор ансамбле бәйрәм концертын «Россию любите» җыры белән башлады. Тубылда күп милләтләр вәкилләре яшәгәнен чагылдырган бәйрәм программасында «Мирас» бию ансамбле башкаруында дәртле биюләр, төрле телләрдә җырлар яңгырады. Рус, татар, казах, әзәрбайҗан милләт вәкилләре үзләренең телләрен, мәдәниятен саклап яшәгәннәрен, бердәмлегебезне күрсәттеләр. Иҗади чыгышлар туган илебезгә, туган ягыбызга, хезмәт сөючән халкыбызга багышланды. Концертны мәктәп яшендәге балаларның чыгышлары бизәде. Алып баручы, себер-татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны оста оештыручы Зөфәр Корманов бәйрәмнең тарихи мәгънәсе турында сөйләде.

Концертның хөрмәтле кунаклары махсус хәрби операциядә катнашучылар булды. «Бердәм Россия» партиясенең Тубыл шәһәре бүлекчәсе вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашып кайткан батыр якташларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Патриотик рухта, эчтәлекле, тантаналы, мәгънәле узган бәйрәм концертына тубыллылар зал тутырып килгәннәр иде. Милләтара дус, тату яшәгәнебезне себер-татар мәдәният үзәгендә үткән бәйрәм чарасында күрдек. Тамашачылар барлык артистларга, оештыруыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*