tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы мөфтият белән хезмәттәшлек итә
Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы мөфтият белән хезмәттәшлек итә

Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы мөфтият белән хезмәттәшлек итә

Ульяновск дәүләт педагогия университетында класс җитәкчеләренең “Педагогик диалог” дип аталган беренче региональ форумы узды. Форумга өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова җитәкчелек итте.

Класс җитәкчеләре форумында катнашучыларны өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Ул диния нәзарәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгына, өлкәнең мәгариф үсеше институтына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Ислам дине укытучыларга зур хөрмәт белән карый. Дәүләтебезнең киләчәге нәкъ менә хөрмәтле педагоглар кулында булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Мөгаллимнәргә яшь буынга белем, рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларны шәхес итеп формалаштыру бурычы йөкләнгән. Бүген патриотлык, игелеклелек, җаваплылык, теләктәшлек, үз халкыңа һәм Ватаныңа хезмәт итү кебек төшенчәләрне тормышыбызга кире кайтару максаты тора. Бу юнәлештә күп нәрсә укытучылар, остазлар һәм педагогларның профессиональ осталыгына бәйле. “Дини мәдәниятләр нигезләре һәм дөньяви этика” дип аталган мәктәп курсының бер модуле булган “Ислам мәдәнияте нигезләре” фәне бу мөһим эштә зур мөмкинлекләр ача”,- диде өлкә мөфтие.

Илдар хаҗи шулай ук 1100 ел элек ата-бабаларыбыз ирекле рәвештә кабул иткән Ислам диненең Россия дәүләтен булдыруда зур роль уйнавы турында тәфсилләп сөйләде.

Аннары Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова, митрополит Лонгин һәм мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин бергә үткәреләчәк чаралар планына кул куйдылар. Әлеге план РФ Президентының 809 нчы указын тормышка ашыру максатында әзерләнгән һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калып ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне күздә тота.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*