tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәгърифәт йолдызлыгы» конференциясендә татар телен саклау турында фикер алышканнар
«Мәгърифәт йолдызлыгы» конференциясендә татар телен саклау турында фикер алышканнар

«Мәгърифәт йолдызлыгы» конференциясендә татар телен саклау турында фикер алышканнар

Казанда Галимҗан Баруди исемендәге 4 гимназия-интернатында «Мәгърифәт йолдызлыгы» Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Биредә Казан шәһәреннән, Татарстан Республикасы районнары мәктәп-гимназияләреннән, чит төбәк һәм чит илләрдән сәләтле укучы, укытучы, аспирантлар, галимнәр катнашты һәм чыгыш ясады.

«Биредә биш секция һәм алты түгәрәк өстәл утырышында 130га якын чыгыш яңгырады. Унике илдән интернет элемтәсе аша видео аралашу булды. Татар фәне, теле, әдәбияты, татар дөньясы, мәгърифәтчеләре, тарихчыларына кагылышлы бик әһәмиятле булган филология, тарих һәм педагогиканың төрле өлкәсенә караган, заманча, актуаль темага чыгышлар ясалды», – диде «Татар-информ»га филология фәннәре кандидаты, язучы, тәнкыйтьче, татар әдәбияты галиме Рәҗәп Бәдретдинов.

Ул әлеге конференциядә докладларны бәяләүдә катнашкан. «Татар телен саклау юнәлешләрен, милләтнең фидакяр ул-кызларын тәрбияләүдәге үзенчәлекләр, әхлак тәрбиясе һ.б. хакында фикер алыштык», – диде.

«Эш барышында «Хәзерге уку процессында мәгърифәтче мөгаллимнәрнең мирасын куллану» түгәрәк өстәл утырышында җитәкчелек иттем. Укытучыларның докладларына бәя бирдем. Биредә унбиштән артык мөгаллим төрле фәнни-методик теманы колачлаган, үз тәҗрибәсе белән ныгыткан, тирән эчтәлеккә корылган чыгыш ясады. Барысы да уку-укыту процессында куллану өчен мөһим тема иде», – дип билгеләп үтте галим.

Аның әйтүенчә, конференциядә укытучыларны борчыган мәсьәләләргә тукталганнар. «Миңа аеруча Әгерҗе районы Тирсә урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Раушания Низамбиеваның чыгышы күңелемә хуш килде. Ул Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен файдаланып, «Тәрбия – укыту нигезе: рус һәм татар мәктәпләрендә эшләүче татар һәм әдәбияты укытучылары өчен дәреслек» төзеп бастырган һәм үз тәҗрибәсен булдырып, эшчәнлек алып бара», – диде Рәҗәп Бәдретдинов.

Шулай ук Бөгелмә шәһәренең «М.Онджеля исемендәге лицей-интернат» мәктәбе укытучысы Руфинә Шайгарданованың да укучылар һәм ата-аналар белән алып барган эшләре белән танышканнар. «Эшләр төрледән-төрле, мавыктыргыч, файдалы һәм кызыклы иде. Димәк, укытучылар мавыгып эшли, юнәлешләр барлый, тырыша. Килгән һәркем үзенә яңа көч, яңа максат-бурычлар, озак вакытка җитәрлек энергия, тәҗрибә алып таралышты», – диде ул.

«Түгәрәк өстәлдә Казан шәһәре мәктәп-гимназияләре, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, Биектау, Әгерҗе, Саба районнарыннан, Чувашиянең Татар-Согыты мәктәбеннән, КФУдан һәм Монреальнең «Алима-Академия»сеннән гаҗәеп үзенчәлекле докладлар тыңладык. Хәтта укытучыны бүген борчыган башка күп төрле темалар хакында да бергәләп уйландык», – диде ул.

Рәҗәп Бәдретдинов гимназия-интернат директоры Алмаз Ризатдинов, фәнни-методик эш буенча директор урынбасары Ләйсән Минһаҗева һәм барлык педколлективка, «Асылташ» театраль труппасына конференцияне югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Милләт өчен һәм милли мәгариф өчен файдалы очрашулардан булсын», – диде галим.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*