tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре» дигән темага дискуссион мәйданчык узды
«Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре» дигән темага дискуссион мәйданчык узды

«Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре» дигән темага дискуссион мәйданчык узды

Бүген «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре» дигән темага дискуссион мәйданчык узды.

Чараның модераторлары Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова булдылар.

Секциядә филология фәннәре кандидаты, Болгар ислам академиясенең фәнни хезмәткәре Рушания Шәфигуллина (темасы «Каюм Насыйри: Дин һәм фән өлкәсендә иҗтиһад»), Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Касыймов (темасы «Милли кием – адәп көзгесе»), филология фәннәре докторы, профессор, Каюм Насыйри институтының Акмулла университетындагы белем-мәдәни үзәге җитәкчесе Илшат Насыйпов (Темасы «Каюм Насыйри институтының Акмулла университетында белем-мәдәни үзәгенең мәгърифәтчелек эшчәнлеге»), Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов, журналист, «Татар-мөселман календаре»н нәшер итүче, китаплар авторы Фәния Хуҗахмәт (темасы «Беренче мәгърифәтче – Каюм Насыйри календарьләре»), Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров (темасы «Каюм Насыйри мирасы белән таныштыру ысуллары») чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*