Әнвәр Неатбаков исемен йөртүче Карбан мәктәбенең 120-еллык юбилеена чакыру алгач, үземнең яшьлек вакытларым искә төште. Ник дисәң, хезмәт юлым шул авылның мәктәбеннән башланып китте. Мәктәп ишек алдында беренче булып безне директор Роза Ниязова каршы алды.
Бер күрешү – үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләр бит. Эчке якка кергәндә, ишектән безне ачык йөзле апалар каршы алдылар. Бәйрәмгә шул мәктәптә элекке эшләгән укытучылар һәм анда укыган укучылар чакырылган иде. Шуларның арасында хезмәт ветераны, Яркәү районының хөрмәтле кешесе Әхтәм абый Каюмовны, хезмәт ветераны Мөнир Утабаевны, Карбан мәктәбенең укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Раяна апа Каюмованы, профессор Хәнисә апа Алишинаны, педагогик хезмәт ветераны Клара апа Хөсәинованы, бу мәктәпне тәмамлаган, шулай ук педагогик хезмәт ветераны Әнисә апа Неатбакованы күрү бик сөенечле булды. Мәктәп стенасында Советлар Союзы Герое Әнвәр абый Неатбаков һәм Әнвәр абый Калиевның исемнәре язылып эленгән иде.
Мәктәп юбилее белән котларга килгән Яркәү мәгариф идарәсе җитәкчесе Людмила Ершова, Яркәү районының «Бердәм Россия» партия оешмасы секретаре Гөлниса Фәхретдинова, Яркәү районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурания Шарыгина, «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов һәм башкалар котлау сүзләрен җиткерделәр.
Бу кичәдә була алмаганнарны да искә алдылар. Килә алмаган Рафия апа Әйтбаеваның котлау телеграммасын укып киттеләр.
Укучы балалар тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләрне, шул авылда яшәүче Лилия Кәримова башкаруындагы җырларны килгән кунаклар яратып тыңладылар. Карбан мәктәбе укытучылар коллективына, мәктәп директорына грамоталар тапшырылды. Галия Бусаева да шул мәктәптә укыткан, директор булып та эшләгән. Мәктәп исеменнән килгән кунакларга чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар.
Мәктәп коллективына шундый бәйрәм оештыруларына, чакыруларына чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Очрашу бик җылы атмосферада үтте. Тантаналы өлештән соң кунакларны бәйрәм табынына чакырдылар.
Роза ГАФАРОВА,
Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.
Рәсемдә: Карбан мәктәбенең юбилеенда.
Чыганак: yanarish72.ru