tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп юбилеена 100 үсенте
Мәктәп юбилеена 100 үсенте

Мәктәп юбилеена 100 үсенте

23 апрель көнне Уразавыл урта мәктәбе бакчасы халык белән мәш килде – шушы уку йортының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында биредә 100 нарат һәм миләш агачлары үсентеләре утырттылар.

Мәктәп директоры Фәрит Хайруллин җитәкчелегендәге бу акциядә барлык укытучылар һәм укучылар, элеккеге чыгарылыш класс укучылары һәм педагог-ветераннар, Кызыл Октябрь округы хакимияте вәкилләре депутатлар Советы рәисе Мария Подшивалова, мәгариф һәм яшьләр эше буенча комитет рәисе, округ башлыгы урынбасары Рауф Ваһапов, Уразавыл территориаль бүлеге җитәкчесе Илдар Садретдинов катнаштылар.

“Бу изге гамәлебез мәктәп территориясен яшелләндерүгә багышланган бер зур эшебез булып тора. Икенчедән, гыйбрәтле халык әйтеме буенча, һәрбер кеше үз гомерендә йорт төзергә, ир бала үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Димәк, бу гыйбарәдә күрсәтелгән өч бурычның берсен укучыларыбыз бүген башкарачак”, – дип сөйләде әлеге акциянең тантаналы ачылышында мәктәп директоры Фәрит Фатехович.

Олег ХӨСӘИНОВ тексты һәм фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*