Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең белем бирү учреждениеләренә 18 автобустан ачкычлар тапшырды.
“Без 18 заманча мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырдык, алар Ульяновск өлкәсе шәһәрләре һәм районнарына юл алдылар. Төбәкнең белем бирү учреждениеләре автопаркын планлы рәвештә яңарту – безнең эшебезнең мөһим өлеше. Соңгы өч елда федераль үзәк ярдәмендә 200 яңа автобус белем бирү оешмаларыбызның автопаркын тулыландырды. Әлеге эш Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә алып барыла”,- диде регион башлыгы.
Бу юлы автобуслар Ульяновск, Димитровград һәм Новоульяновск шәһәрләре, Мәләкәс, Сенгилей, Иске Кулаткы, Иске Майна, Яңа Малыклы, Новоспасское, Барыш һәм Инза районнары белем бирү оешмаларына бирелде. Яңа автобуска ия булучылар арасында Иске Кулаткының Россия Герое Р.М.Хабибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбе һәм Мәләкәс районы Филип авылының С.А.Насыйров исемендәге урта мәктәбе бар.
Барлык мәктәп автобуслары да тахографлар һәм ГЛОНАСС навигацияләү иярчен системасы белән җиһазландырылган. Ул автобусның маршрут буенча баруын реаль вакыт режимында күзәтеп тору мөмкинлеге бирә.
Яңа автобуслар белән укучылар төрле экскурсияләргә, ярышларга, спорт һәм мәдәният чараларына, олимпиадаларга һәм, әлбәттә инде, ерак авыллардан мәктәпкә укырга йөриячәкләр.
Чыганак: emet73.ru