tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск районы Бәзәкә авылында «Безнең авыл кызлары» спектакленең премьерасы күрсәтелде
Менделеевск районы Бәзәкә авылында «Безнең авыл кызлары» спектакленең премьерасы күрсәтелде

Менделеевск районы Бәзәкә авылында «Безнең авыл кызлары» спектакленең премьерасы күрсәтелде

Менделеевск районы Бәзәкә мәдәният йортының «Елмай» халык татар театры Фоат Садриевның «Безнең авыл кызлары» әсәренең премьерасын күрсәтте.

Спектакль Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Вакыйга колхозда сугыш чорында бара. Ирләрне фронтка алып китәләр, тылда бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән хатын-кызлар һәм кызлар гына кала. Алар атлар, техника белән идарә итәләр, күтәрә алмаслык планнар буенча биремнәр үтиләр, салымнар һәм заемнар түлиләр. Шул ук вакытта яшьлек тә үзенекен итә: кызлар зур мәхәббәт, кияүгә чыгу һәм балалар турында хыяллана. Ләкин нишләргә? Күпләр егетләрен фронтка озатты бит. Ә өлкәнрәкләр ирләре сугышка киткәч балалары белән калдылар. Спектакль дәвамында җиңүгә ышаныч кызыл җеп булып үрелә, әмма ул килеп җиткәч, сюжетның кызуы тамашачыны көтелмәгән тормыш борылышларына алып китә. Артистларның һәркайсы, күбесе беренче тапкыр сәхнәгә чыкты, үз ролен башкарды, бөтен күңелен салды, тамашачыларга хисләрен җиткерде.

Артистларны Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск районы җирле бүлекчәсе җитәкчесче Рәйханә Фәрхетдинова котлады, коллективка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров исеменнән Рәхмәт хатын, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*