Чара район җитәкчесе Роберт Ринат улы Искәндәров, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдус улы активистлар, бюджет мәдәният, спорт һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашында узды.
Районда яшәүче татарларның тормышы, милли мәдәниятне һәм телне үстерү турындагы төп доклад белән Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск җирле оешма җитәкчесе Рәйхана Ситдыйк кызы Фәрхетдинова чыгыш ясады. Ул традицияләрне саклау, бәйрәмнәрне оештыру, мәгариф учреждениеләрендә татар теленә ярдәм итү һәм җирле инициативалар, «Менделеевск яңалыклары»газетасын үстерү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: күпмилләтле мохиттә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар теленә ярдәм итү, шул исәптән мәктәпләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында, милли үзенчәлекне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар оештыру.
Утырыш йомгаклары буенча мәгариф проектларын, мәдәни фестивальләрне һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекне үз эченә алган якындагы чорга эш планы билгеләнде.
Мондый очрашулар республика һәм җирле структуралар арасындагы элемтәне ныгыта, актуаль мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга мөмкинлек бирә. Безнең район төбәктә актив татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булып кала һәм мондый утырышлар уздыру аның алга таба үсешенә ярдәм итә.
Эшлекле сәфәр кысаларында “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышы да әзерләнде.
Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга.
Тапшыруда Менделеевск районының Республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибарга алынды.