“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делагатлары Менделеевскта урнашкан Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда булдылар. Мәдәният сарае 1987 елда Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы каршында эшли башлый.
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда 10 иҗат коллективы эшли, шуларның 5се “халык” һәм 1 коллектив РФ атказанган халык иҗаты коллективы исеменә ия. 3 балалар һәм 7 өлкәннәр коллективында 600 дән артык кеше шөгыльләнә.
Биредә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар өчен тематик секцияләр: туризмны үстерү; кеше капиталын саклау һәм җәлеп итү; инвестицион җәлеп итүчәнлек; уңайлы шәһәр мохите һәм экологик иминлек буенча эш оештырылды. Делагатлар бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан сәнәгать объектлары мәгълүматларын карадылар һәм өйрәнделәр.