Татар китапханәсе, «Мирас» татар гимназиясендә, М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби викторина үткәрде. Анда шәһәр мәктәпләреннән 5 команда катнашты.
7 турдан торган әдәби уен бик кызыклы узды, укучылар һәр сорауга тырышып җаваплар әзерләделәр. Җавапларны гадел жюри бәяләде.
3 урынны «Ромашкалар» («Мирас» татар гимназиясе) һәм «Егетләр» (1 нче урта мәктәп) командалары;
2 нче урынны «Бәхет» (2 нче мәктәп) һәм «Кызыл ромашка» (4 нче мәктәп) командалары бүлеште.
1 нче урынга «Җәлилчеләр» (Химик-технологик лицей) командасы лаек булды.
Җиңүче командалар дипломнарга һәм баллы бүләкләргә ия булдылар.
Чыганак: mendeleevskyi.ru