tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәндәй мәчете өмәгә җыйды
Мәндәй мәчете өмәгә җыйды

Мәндәй мәчете өмәгә җыйды

Абыйлар, апалар, кызлар ярдәме белән Мәндәй авылы мәчетенең капка коймалары буялды. “Мин” дип әллә кайлардан балкып торган мәчет тагы да яктырып, чистарып китте. Насих абый барысын да (буяуларын, пумалаларын) алып кайтып, хәстәрен күргән.

– Хөрмәтле авылдашлар! Бүген үзебезнең Мәндәй мәчетендә бик күркәм гамәл – өмә узды. Барча өмәгә килгән кешеләргә саваплары  меңләтә кайтсын. Нинди генә эш булмасын, бик тиз җыелып эшләп тә куясыз. Рәхмәт барыгызга да! – дип шундук хәбәр салды ватсап төркемендә авыл мулласы Насих хәзрәт Хәкимов.

Өмә бетүгә Мәрьям ханым бик матур өстәл әзерләгән.

– Пироглар, бәлеш, башка тәм-том… Ай-яй, бик тәмле итеп сыйланып кайттык. Мәрьям, безне шушылай хөрмәтләгәнең өчен сиңа аеруча рәхмәт! – дип өстәп куйды авыл волонтеры Лена Уразмәтова.

Районыбызга гына түгел, бик еракларга даны таралган аш-су остасы, блогер Мәрьям Миңнеголова бик матур видео да ясап җибәргән. Аны сайтыбызда күреп, таныша аласыз.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*