Быел Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан бар төбәкләрдә дә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә куелган һәйкәлләр рәтләнде, кайбер авылларда зур реконструкция узып, алар яңартылды. Яңа Йөрек пүчинкәсендә дә, аңа Марс, Шәгабән, Үрнәк авыллары керә, сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә багышланган мемориал комплекс ачу тантанасы узды.
9 Май – минем өчен, кечкенәдән үк иң дулкынландыргыч бәйрәм. Хәтерлим, әле башлангыч сыйныфта укыган чагым, Салих бабам белән 9 Май бәйрәменә барабыз. Күрше Габделхәй бабай (без аны якын итеп, Низамыч бабай дип йөртә идек) инде безне көтеп тора. Икесе дә медальләрен такканнар. Медальләре ерактан ук кояш нурларында ялтырый. Менә без, балалар, һәйкәл янында тезелгән, шигырьләр сөйлибез, ә үзебез, каршыбызда басып торган бабаларыбыз белән горурланабыз… Ул вакытта һәйкәл янында басып торган бабайларның берсе дә исәннәрдән түгел, әмма алар барысы да безнең йөрәкләребездә.
Менә мин кабат ашыга-ашыга кабат туган авылыма кайтам. Бүген, 8 май көнне, Яна Йөрек авылы пүчинкәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар истәлегенә яңартылган һәйкәл ачу тантанасы. Һәйкәл янына инде халык шактый җыелган, барысы да үзенчә дулкынланадыр. Күпләр бабайларының фотосурәтләрен, чәчәкләр бәйләмнәре алып килгән, ә каршыбызда өр-яңадан диярлек салынган искиткеч матур һәйкәл.
9 май бәйрәмен алып баручы Инзилә ханым Мәрданова хөрмәтле кунакларны, килгән бар авылдашларны сәламләп, тантаналы рәвештә һәйкәлне ачарга Малмыж районы башлыгы Эдуард Леонидович Симоновны, Чавал авыл төбәге башлыгы Дмитрий Борисович Звягинны һәм авылыбызның иң олы ак әбиен – Сәйдә апа Газизулла кызы Гомәрованы (аңа 91 яшь) чакырды.
– Бүген авылыбызда зур бәйрәм – мемориал комплекс ачу тантанасы. Бу гади һәйкәл генә түгел, ә халык хәтере. Ул үткәннәргә – хөрмәт, киләчәккә хәтер билгесе, – дип сүзен башлады, килгән бар кешене сәламләп, Яңа Йөрек клубы җитәкчесе Инзилә ханым Мәрданова.
Бер ел эчендә тарихи хәтер урыны күзгә күренеп үзгәрде. Авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсе булып, хәзер, элекке мәктәп бинасы белән мәдәният йорты арасында, буыннар бәйләнешен чагылдыручы һәм 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән батыр якташларга рәхмәт һәм тирән хөрмәт билгесе булган һәйкәл балкый.
Мемориал комплексны ачуда алда әйтеп кителгән мәртәбәле кунаклар белән Чавал агрофирмасы җитәкчесе Зиннәтулла Гыйният улы Хәйруллин, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова, Киров өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты И.Ф.Борһанов ярдәмчесе Габдулла Габделхәй улы Сабиров, Малмыж районының “Хәрби туганлык” җирле җәмгыять оешмасы рәисе Нәкыйп Рашит улы Гыйззәтуллин катнашты, шушы пүчинкәләрнең инициатив группа әгъзалары чакырулы иде. Алар үз чыгышларында бу эшнең авыл һәм район тарихында зур әһәмияткә ия булуын билгеләделәр, бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Авыл имамы Фәрит хәзрәт Нигъмәтҗанов дога кылып, иминлектә, тынычлыкта яшәвебез өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә өндәде.
– Бөек Ватан сугышының һәм аннан соңгы еллардагы авырлыкларны әби-бабаларыбыз сөйләүләре буенча гына беләбез. Алар безнең – балаларының, оныкларының якты киләчәге өчен тырышканнар, җаннарын фида иткәннәр. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау кайтсыннар дип телик. Барыбызга да иминлек, тынычлык насыйп булсын, – дип теләкләрен җиткерде.
Шулай ук бу көнне һәйкәлне яңарту эшендә актив катнашканнарга тантаналы шартларда Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлбәттә, һәйкәл ачылды, тик алай дип әйтү генә җиңел, аны сафка кертү өчен күпме көч, тырышлык һәм акча таләп ителүен бу эшне башкаручылар үзләре генә беләдер. Бу эшкә авылдашлардан кала, шушы пүчинкәдә туып-үскән, хәзер читтә яшәүчеләр дә зур гына өлеш кертте. Әйдәп баручылар – Разыя апа Хәбибрахманова, Инзилә ханым Мәрдәнова, Сурия ханым Мөхәрләмова, Айнур Сәләхиевка һәм өлеше кергән бар кешегә дә олы рәхмәт.
– Хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар! Инициатив группа исеменнән барыгызны да Җиңү көне белән тәбрик итәм.
Яңа Йөрек авылы пүчинкәсеннән Бөек Ватан сугышында 206 кеше катнашып, шуларның 64е илебез азатлыгы өчен яу кырларында башын салды. Бүген без монда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылган мемориал комплекс ачылышына җыелдык. Инде узган яз Инзилә ханым белән очрашкач, ул миңа Разия апай, һәйкәлне ремонтлап булмасмы икән дигән теләк белән мөрәҗәгать итте. Ярар, тырышып карыйк, дидем. Җыелыш уздырдык. Халык бу эшне хуплады. Иң башта һәйкәл тирәсендәге агачлар киселеп, тирә-юнь арчылды. Акчалар җыелды. Моның өчен авылдашларыбызга рәхмәт, читкә чыгып киткән егетләр-кызлар да акча җибәрделәр, Зиннәтулла Гыйниятович та, Марста туып-үскән егетебез Рамил Хәлиуллин да ярдәм итте. Һәйкәлне рәтләргә Айнур Сәлахиевның бригадасы риза булды һәм тиз ара эшкә керештеләр. Ветераннарыбыз исемлеген Сурия Мөхәрләмова белән Инзилә Мәрдәнова туплауда тырышлыгы зур булды. Гранит плитәләргә ветераннарыбыз исемнәре чокып язылды. Менә бүген без бар кешегә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Разия апа Хәбибрахманова.
Разия апаның өлеше аеруча зур. Ул әлеге ремонт эшләрен башыннан алып ахырына кадәр контрольдә тотып, килеп чыккан проблемаларны чишәргә ярдәм итте.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара чыгышлар, бүләкләү мәлләре, җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Тантаналы өлештән соң, һәрбер кеше хәтер тактасына якын килеп, аннан үзләренең туганнарының исемнәрен эзли башлады. Дулкынланулары шуның кадәр көчле иде, озак вакыт күз яшьләрен тыя алмадылар.
Зөһрә ВАСИЛЬЕВА.
Автор фотолары.