tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелсен иде: Казанда «Мәрҗани укулары» узды
Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелсен иде: Казанда «Мәрҗани укулары» узды

Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелсен иде: Казанда «Мәрҗани укулары» узды

Иске Татар бистәсенең горурлыгы булган Мәрҗани мәчетендә X илкүләм үткәрелә торган «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» фәнни-практик конференциясе узды.

«Шиһабетдин Мәрҗани» укулары 2016 елдан бирле һәр ел үткәрелеп килә. Шушы вакыт аралыгында бу фәнни-практик конференция төрле шәһәрләрдә үткәрелде: Мәскәү, Санкт – Петербург, Казан, Түбән Новгород, һәм ислам дөньясында үзенең әһәмиятле урынын алды. Әлеге конференциядә гади чыгышлар гына түгел, ә чын фәнни хезмәтләр яңгырый, чөнки аларның авторлары булып төрле фән докторлары һәм кандидатлары тора.

Чараны официаль рәвештә ачып җибәрү өчен сүз Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинга бирелде:

«Исмәгыйль Гаспралының «Безнең Шиһабетдинебез кебекләр бүтән юк, аның бөеклеген һәм әһәмиятлелеген белү – безнең өчен зур горурлык» дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Без дә Мәрҗани мирасын өйрәнү, аның фикере, карашларына төшенүне үзебез өчен күркәм вазыйфа һәм дәрәҗә дип кабул итәбез. Шул исәптән, мин Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган матди мирасны да, ул хезмәт иткән «Җәмигъ» мәчетен дә, аңа багышланган музей күргәзмәсенең яңартылуын да үз күзләребез белән күрә алуга бик сөенәм», – дип уртаклашты ул үзенең хис-кичерешләре белән. Равил Гайнетдин мондый мөмкинлекләр тудырганы өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

 

Фото: © «Татар – информ», Салават Камалетдинов

«Россиядә, Идел-Урал төбәгендә исламның мең елдан артык бай тарихы бар»

Фәнни – практик конференциядә Шиһабетдин Мәрҗанидан кала, тагын башка татар зыялылары да телгә алынды. Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үзенең чыгышында алар турында да телгә алды:

«Россиядә, Идел-Урал төбәгендә исламның мең елдан артык бай тарихы бар. Бу вакыт эчендә дин, җәмгыять, мәгърифәт мәйданына бик күп күренекле галимнәр чыккан – Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Морат Рәмзи, Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Максуди, Габдулла Буби һәм башка бик күпләр. Аларны аерып торган төп сыйфатлар – караш киңлеге, белемгә омтылыш, зирәклек, җәмгыятьне яхшырту теләге, кеше ихтыяҗларына битараф булмау»,- диде ул.

 

Фото: © «Татар – информ», Фирүзә Гыйниятова

Мәрҗани хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелсен иде

Төркиянең Дин эшләре буенча идарә рәисе урынбасары Селим Аргун Казанда кичергән хисләре белән уртаклашты.

«Мин үзем тарихчы булганга күрә, Казандагы чараларда катнашып кына калмыйм, ә мондагы тарих белән яшим. Минем өчен бу җирләрдә барган мөһим тарихи вакыйгаларга кагылу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук, Алмуш хан тарафыннан исламның дәүләт дине дип игълан ителгән җирләрдә булу, Ибн Фадланның юл язмаларында тасвирланган урыннарны үз күзләрем белән күрү, татар галимнәренең фәнни хезмәтләре белән якыннан танышу, шулай ук хәзерге Россия Федерациясенең ислам диненә нинди әһәмият бирүе белән танышу бәхете дә татыды», – диде ул.

Шулай ук, Төркия вәкиле, мәгърифәтче, галим, теолог Мәрҗанине халыкка тиешенчә дәрәҗәдә җиткерелеп бетермәве турында әйтте. Аның фикеренчә, Мәрҗанинең хезмәтләре бөтен ислам дөньясында өйрәнелергә тиеш.

 

Фото:©«Татар–информ»,Фирүзә Гыйниятова

«Шиһабетдин Мәрҗани укулары»нда шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Премьер – министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов һәм БИА ректоры Фәрхәт Хөснетдинов чыгыш ясадылар, алар Мәрҗанинең үз хезмәтләре белән ислам дөньясына керткән өлешенең әһәмиятен ассызыклап үттеләр.

Чарада «Мөгаллим Шиһабетдин Мәрҗани һәм шәкерт Хөсәен Фәезханов» доклады белән Мөхетдинов Дамир чыгыш ясады. Чыгыштан соң баш мөфти, РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин, Татарстан премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, РФ Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, БИА ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һәм Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар Ислам академиясенең Казан вәкиллеге бинасында истәлек тактасы ачу тантанасына юнәлделәр.

 

Фото: © «Татар – информ», Фирүзә Гыйниятова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*