tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани мәчетенең мәхәллә җыелышында имам-хатыйб – Равил хәзрәт Зөфәров сайланды
Мәрҗани мәчетенең мәхәллә җыелышында имам-хатыйб – Равил хәзрәт Зөфәров сайланды

Мәрҗани мәчетенең мәхәллә җыелышында имам-хатыйб – Равил хәзрәт Зөфәров сайланды

Рабигыль-әүвәл аеның 22нче көнендә (25нче сентябрьдә) Казанның Мәрҗани мәчетендә мәхәллә җыелышы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа имам-хатыйб сайлаудан гыйбарәт булды. Мәчет имамы итеп бертавыштан Равил хәзрәт Зөфәров – Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров билгеләнде. Сайлаудан соң аның кандидатурасын Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады. Утырыш тәмамлангач Мөфти имзасы белән Равил хәзрәткә Шәһадәтнамә – вазыйфага билгеләнүе турында таныклык тапшырылды.

Равил хәзрәт Зөфәров 1973нче елның 4нче июнендә Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. 1994-1996нчы елларда Норлат мәдрәсәсендә укый, урта һөнәри дини гыйлем ала. 1997нче елда эшкә керешә: Аксубай бистәсе Үзәк мәчете имам-хатыйбы һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе итеп билгеләнә. Равил хәзрәт шулай ук “теология” юнәлеше буенча Россия ислам институтын тәмамлый. 2016нчы елда Татарстанның көньяк төбәге казые итеп билгеләнә. 2019нчы елның маеннан – Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, 2021нче елдан – Татарстан Мөфтие урынбасары вазифасында. 2023нче елда Равил хәзрәт Зөфәров Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана.

Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан Республикасының дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары тарафыннан бирелгән күп кенә бүләкләргә ия. Мисал өчен, 2017нче елда аңа Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2021нче елда Татарстан мөселманнары корылтаенда ТАССРның 100 еллыгы медале, 2023нче елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырыла.

Равил хәзрәт Зөфәров өйләнгән, ул алты бала тәрбияләп үстерә.

Чыганак: dumrt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*