Шиһабетдин Мәрҗанинең илаһият мирасы әһәмиятен әле яңа аңлый башладык. Аны аңларлык галимнәребез юк дәрәҗәсендә. Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин шул фикердә. Бу хакта ул “Корстон”да Шиһабетдин Мәрҗани мирасын багышланган күргәзмә ачылышында әйтте.
“Бу теләк булмаудан түгел, аны аңларлык дәрәҗәгә күтәрелгән галимнәребез юк дәрәҗәсендә аз. Без Болгар академиясенә дә зур өметләр баглыйбыз. Шәкертләребезгә Мәрҗанинең хезмәтләрен том-том итеп бүлеп бирдек. Кулъязмаларны гарәп графикасы белән җыеп, аңлатмалар ясап чыгарырга җыенабыз. Шулай әкренләп фәнни әйләнешкә кереп китәр дип уйлыйм”, – дип әйтте ректор.
“Мәрҗанинең мирасы зур. Ул тарихчы, илаһият галиме. Тарихи хезмәтләре бәлки күбрәк өйрәнелгәндер. Ә илаһият мирасына килгәндә, кызганыч, Шиһабетдин Мәрҗанинең әһәмиятен, керткән өлешен яңа аңлау дәрәҗәсенә күтәрелеп барабыз дияргә була”, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ул Тарих институтында эшләгәндә, “Татар дини тәгълиматы фикере антологиясе” проекты кысаларында Мәрҗанинең ике китабын чыгарганнарын искәртте.
“Шиһабетдин Мәрҗани татар дөньясында гына түгел, бөтен мөселман дөньясында иң мәшһүр галимнәрнең берсе. Фикһа ислам хокукын һәм башка фәннәрне өйрәнгән, бөтен дөньяга танылган галимнәр арасында Шиһабетдин Мәрҗанине белмәгәннәре юк”, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
“Сириягә бардык, Шиһабетдин Мәрҗани китабы аларның кул астында гына, үрелеп кенә ул хезмәтне алып күрсәттеләр. Шулай ук Мисырдан килеп, Болгар академиясендә Мәрҗани мирасын өйрәнгән бер остаз дәресләр бирә. Мәрҗани татарлар арасында гына мәшһүр түгел, ә бөтен дөньяда үз эзен калдырган галимнәрнең берсе. Андыйлардан тагын Муса Бигиевны гына күрсәтергә мөмкиндер”, – дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Гөлнар Гарифуллина