tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү мөфтие мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе дип саный
Мәскәү мөфтие мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе дип саный

Мәскәү мөфтие мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе дип саный

Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов мөселманнарның бердәмлеген бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе, диде. Бу турыда ул «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы вакытында журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте.

«Бүген төп мәсьәлә — мөселманнарның бердәмлеге. Төбәкләрдә дини мәсьәләләргә карата һәркем төрле карар чыгара. Кемдер – мәчет кысаларында, кемдер – Диния нәзарәтендә. Һәрвакытта да бу карарлар чагыша дип әйтеп булмый. Мөселман җәмәгатьчелеге дөреслекнең кайда икәнен белми аптырашта кала», — диде Мәскәү мөфтие.

Мөфти иң күп аңлашылмаучанлык тудырган мисал буларак мәетне җирләү һәм талак мәсьәләләрен китерде.

«Без бергә җыелганда, ничек эшлисен, уртак проблемаларны ничек хәл итәсен карыйбыз. Бу бик мөһим эш. Форумда каралачак темалар да бик мөһим. Аллаһ дөрес карарга килергә насыйп итсен», — диде Илдар хәзрәт Аляутдинов.

Болгар ислам академиясендә 26-30 октябрьдә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы уза. Биш көн дәвамында галимнәр һәм дин әһелләре Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар буенча фикер алышачак. Форумның беренче көне күбесенчә сәламләүләрдән торды.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*