tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү нәзарәте Казанда Мәрҗани укуларын оештыра
Мәскәү нәзарәте Казанда Мәрҗани укуларын оештыра

Мәскәү нәзарәте Казанда Мәрҗани укуларын оештыра

Гыйльми җыен Мәрҗани хезмәт иткән һәм хәзер аның исемен йөртүче Аллаһ йортында узган иде. Мәрҗани укуларының быелгысы да Казанда оештырыла.

«Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар» — IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 18 май көнне булачак. Ул мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатыйхасы белән тугызынчы ел рәттән үткәрелә.

Максаты – мирасыбызны халкыбызга хезмәткә кую. Төрле елларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләрендә үткәрелгән бу гыйльми җыен икенче ел инде Татарстанның башкаласында «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән бергә уза.

Оештыручылар: Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе.

Программада:
Түгәрәк өстәл:  «Татар имамнары: язмышлар һәм әсәрләр» Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында,
пленар утырыш ТР Фәннәр академиясенең төп бинасында уздырыла.

Чарада «Мәдинә» нәшрият йортында нәшер ителүче «Ислам в Российской Федерации» 12 томлы энциклопедик сүзлек тәкъдим ителәчәк һәм Россиянең атказанган рәссамы Ләйлә Хәсьянованың «Милләт лидерлары» сериясендәге эшләрдән татар халкы тарихында иң тирән эз калдырган шәхесләрнең портретлары күрсәтеләчәк.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*