Төбәк иҗтимагый оешмасы – Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә уникаль мөмкинлек тәкъдим итә. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр бушлай һәм уңайлы форматта – Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта укый алачаклар.
Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә 50дән артык кеше татар телен өйрәнә.
Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе – көндезге, өчесе – онлайн, шулай ук экспресс-курс та үткәрелә. Дәресләрне филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Вәлиева уздыра.
Төрле дәрәҗәдәге төркемнәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән студентлар шөгыльләнә: дәресләргә Бөекбритания, Канада һәм Португалия илләреннән дә кушылганнар.
3-4 ай узгач, студентлар туган телләрен яхшы аңлый башлый һәм сөйләшү клубында практика уза. Туган телне белү теләге, дәресләрнең даимилеге һәм көндәлек практикасы – татар телен үзләштерүнең бөтен сере.