
“Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямаллев өстәл янына җыелган яшьләрне телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф – гадәтләребезне саклау өчен, бердәм булып, хәлдән килгәнчә тырышырга чакырды. Мегаполиста яшәүчеләр өчен бу аеруча мөһим, ди ул. Татар һәм башкорт яшьләренә бердәм, дус булырга кирәген дә ассызыклады.
Башкортстан якташлыгы вәкиле, профессор Наил Гәрәәев та, Рөстәм Ямалеев сүзләрен куәтләп, яшьләргә татар-башкорт проектларында актив булырга киңәш итте. Бабаларыбыз тарихы белән дә таныштырды.
“Татар Штабы” Әлбир Кргановка Россия мөселманнары Дини Шурасы җитәкчесе итеп сайлануына 25 ел булу уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Әлбир Крганов шулай ук яшьләргә киңәшләрен әйтте.