Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бүген Россия башкаласында узучы 11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумының онлайн-трансляциясен оештырды.
Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр яки теркәлү узарга өлгермәүчеләр форумны «VK Видео» платформасында күзәтә алды.
11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Алып баручылар – Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова. Форумда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, космонавт Сергей Рыжиков, җырчылар Алсу, Олег Газманов һәм башка кунаклар чыгыш ясады инде.