Мәчеттәге Ислам музеенда урнаштырылган “С небесной книги список дан… ” күргәзмәсе рус шигърияте белән Исламның үзара бәйләнешен чагылдыра.
Ул Александр Пушкинның “Подражания Корану” шигъри циклын иҗат итүенә 200 ел тулу истәлегенә һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңартылып ачылуына 10 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Ачылыш тантанасында баш мөфти Гайнетдин:
“Күргәзмә бөек рус шагыйрьләренең рухи тәгълиматлардан, аерым алганда, Коръәннән илһам алып иҗат итүләрен искә төшерә, бу мәдәниятләрнең үзара тирән бәйләнеше һәм рухи, интеллектуаль үсешкә ихлас омтылыш турында сөйли”, – диде.
Экспозициядә күргәзмә өчен махсус рәвештә иҗат ителгән, Пушкинның шигырьләренә 33 каллиграфик композиция урын алган;
Болгар, Казан һәм Мәскәүдә сакланучы сирәк кулъязма һәм басма Коръәннәр куелган;
ядкәрләрдән кисвә, Пәйгамбәребезнең чәч бөртеге һәм башка тарихи экспонатлар урнаштырылган.
Күргәзмә Мәскәү Җәмигъ мәчетенең Ислам музеенда әле тагын 1 атна эшләячәк, килеп күрегез.