9 ноябрьдә Мәскәүнең Асадуллаев йортында телевизион кунакханәнең бишенче чыгарылышы узачак.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әлеге чарада «Ак кәгазь» кинокомпаниясе» (Татарстан Республикасы) фильмнарын күрсәтәчәкләр. Программада – җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара элемтәләр темасына төшерелгән документаль фильмнар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте