tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Әниләр hәм бәбиләр» нәфис фильмы күрсәтелгән
Мәскәүдә «Әниләр hәм бәбиләр» нәфис фильмы күрсәтелгән

Мәскәүдә «Әниләр hәм бәбиләр» нәфис фильмы күрсәтелгән

«Әниләр hәм бәбиләр» нәфис фильмы премьерасы Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә булган.

«Мәскәү тамашачысы фильмны бик җылы каршы алды, бер дә битараф булмыйча, алкышларга күмделәр. Туфан абыйның шушы әсәренә мөрәҗәгать итүебез өчен рәхмәт әйттеләр», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмның режиссеры Ирек Хафизов.

Фильмны «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова, композитор Тимур Милюков, режиссер Ирек Хафизов, актрисалар Юлия Маширова һәм Кадрия Вәлиева тәкъдим иткән.

Фильмның Казан премьерасы «Алтын минбар» халыкара кинофестивале кысаларында булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*