tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә эшлекле очрашу узды.
Мәскәүдә эшлекле очрашу узды.

Мәскәүдә эшлекле очрашу узды.

Бүген, 21 февраль көнне,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Росаккредитация җитәкчесе Дмитрий Валерьевич Вольвач белән очрашты. Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, милли иҗтимагый оешмалар белән эшләү юнәлешләре, хәләл стандартлар, шулай ук татар халкының мәдәни-милли кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә кагылышлы темалар каралды. Әңгәмә вакытында Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән алып барылган проектлар турында сөйләде. Үз чиратында Дмитрий Вольвач дәүләт структуралары белән җәмәгать оешмалары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
Очрашу конструктив рухта узды, алга таба да уртак эшне дәвам итү, үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында килешүгә ирешелде.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев Дмитрий Вольвачка 24–26 март көннәрендә узачак Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына дәрәҗәле кунак буларак чакыру тапшырды. Дмитрий Вольвач, үз чиратында, әлеге чараның әһәмиятен билгеләп, чакыру өчен рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*