tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съезды уза
Мәскәүдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съезды уза

Мәскәүдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съезды уза

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш визиты белән Мәскәүдә. Бүген башкалада Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съезды уза. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе дә әлеге чарада катнаша.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съездын ачу тантанасы Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шәех Әсхәт Гыйматдинов тарафыннан Коръән уку белән башланды.

Аннары кунакларга Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Халыкара мөселман форумы турында видеоролик күрсәтелде.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин VIII Корылтай-съездда катнашучылар алдында чыгыш ясады.

Соңыннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съезды делегатлары тавыш бирде.

Сайлау нәтиҗәләре буенча:

  • РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  • РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары;
  • РФ мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары сайланды.

Сайлаулар нәтиҗәсендә, Равил хәзрәт Гайнетдин бертавыштан тагын 5 елга Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.

Күпьеллык рухи остазлыгы, мөселманнарга Исламның традицион кыйммәтләрен өйрәтүгә, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы һәм Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдингә Татарстан Республикасы Рәисенең истәлекле бүләге тапшырылды.

Шулай ук, Татарстан республикасы Рәисе указы нигезендә, рухи-әхлакый хәзинәләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм  тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен, “Дуслык” ордены белән Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (Донбас мөхтәсибәте) рәисе Брагин Рәшид Евгений улы бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*