Шушы көннәрдә Мәскәүдә “Бердәмлек” татар яшьләр клубының Tatar Speaking Club проекты икенче сезонын ачып җибәрде. Теләге булган һәркем әлеге клубка килеп татарча сөйләшергә өйрәнә ала, дип әйтте проект җитәкчесе Римма Гомәрова.
“Татарча сөйләшү клубы ачылышы бик күңелле узды. Быел 20 укучыбыз бар, шөкер. Бу безнең өчен зур сан, чөнки узган елны, мисал өчен, 11-12 генә иде. Гадәттә, Мәскәүдәге очрашуларга Түбән Новгород татарлары күпләп йөри. Быел хәл башка: Оренбург, Үзбәкстан һәм тагын башка бик күп төбәкләрдән җыелган укучыларыбыз. Клубка икенче ел рәттән килүчеләр бар, шуңа күрә ике төркем булдырдык: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләрне татарча дөрес итеп, хаталарсыз язарга да өйрәтергә ниятлибез. Укучыларның күбесе социаль челтәрләрдә төрле төркемнәр алып бара һәм контентны татарчалаштырырга тели”.
Клубка килүчеләрнең берсе – удмурт активисты, “Уралистика” финн-угор социаль челтәрен булдыручы Артем Малых. “Мәскәүдә яшим, эшем буенча бик күп татар активистлары белән танышмын. Tatar Speaking Club турында ишеткәч, барырга булдым, чөнки удмурт теле өчен дә шушындый проект эшлисебез килә. Татар теле белән күптәннән кызыксынам. Гасырлар буе бер җирлектә яшәгәнгә, телләребез дә бер-берсенә охшаган. Гомумән, мин Россия халыклары телләрен саклау яклы. Элек, ничектер, күршеңнең телен белү нормаль күренеш санала иде бит. Моңа кадәр татарча сөйләшкән удмуртлар, удмуртча сөйләшкән татарлар беркемне шаккатырмады. Татарча сөйләшү клубына килгәндә, инде ике ел эшли икән, димәк, ихтыяҗ бар. Минемчә, проектның киләчәге өметле”, – диде Малых “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Илүзә Заһидуллина