tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгән соң беренче җомга намазы укылачак
Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгән соң беренче җомга намазы укылачак

Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгән соң беренче җомга намазы укылачак

Мәскәүдәге Тарихи мәчеттә төзекләндерелгән соң беренче җомга намазы укылачак.

Аны 19 декабрьдә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти Гайнетдин үзе үткәрә.

«Тарихи мәчет» Россия башкаласында сакланып калынган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Ул Татар бистәсендә 1823 елда нигезләнгән. Җир участогын мәхәлләгә Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов бүләк иткән булган.

2020 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнендә Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн очрашу барышында мөфти Гайнетдин Тарихи мәчетнең 200 еллыгы уңаеннан, аны төзекләндерү соравын күтәрде һәм ил Президентының хуплавын алды. Тарихи мәчетне төзекләндерү РФ мәдәният министрлыгы казнасыннан финансланды.

Эш 2024 елның декабрь аенда башланды һәм 1 ел эчендә борынгы татар бистәсендә урнашкан Аллаһ йортына тарихи йөзе кайтарылды.

Мәсәлән, хәзер аның бар манаралары да беренчел проекты нигезендә күтәртелде. Үзгәртеп кору чорындагы ачылыштан соң да ябулы килеш калган, михрабы тулысы белән ачылды.

Төзекләндерү барышында намазлар туктатылмады, мәчет комплексындагы биналарда һәм махсус корылган чатырда үтте.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*