Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучылары татар телен өйрәнүләре турында сөйләде.
«Грузиядә укыганда үземә ошаган мәктәпне тапмадым. Әти-әниләр белән Мәскәүгә күченгәч, ике-өч мәктәп сайларга туры килде. Берсен дә ошатмадым. Шуннан соң, татар мәктәбенә укырга кереп карарга булдым. Бу мәктәп күңелгә якын булды. Укытучылар безне татар теленә төрле уеннар аша өйрәтә, остаханәләр уздыра, татарча спектакльләр куя. Миңа татар теле ошады. Татар телен өйрәнү бик җиңел бирелде, кайбер сүзләрдә генә аермалыклар бар, алар төрлечә әйтелә. Әти-әнием дә миңа теләктәшлек белдерә», – диде «Татар-информ»га азәрбайҗан милләтеннән Руслан Корбанов.
Руслан Корбанов хәзер алтынчы сыйныфта укый, татар теле дәресләре дүртенче сыйныфка кадәр кергән. «Шуннан соң, татар теле түгәрәгенә йөри башладым. Әлегәчә татар телен үзләштерәм. Атнасына бер тапкыр була. Татар теле кабинетына кереп йөрибез, татарча шигырьләр ятлап сөйлибез, төрле конкурсларда катнашабыз. Азәрбайҗан телен дә бик яхшы беләм», – диде ул.
Алтынчы сыйныф укучысы Данис Шиһапов Мәскәүдә туган, әти-әнисе дә Мәскәүдән. Дәү әти һәм дәү әниләре Буадан күченгән. «Татар теле дәресләре хәзер керми. Ел саен каникулда Буа районына кайтып, дуслар, туганнар белән татарча аралашып киләм. Минемчә, татар кешесе туган телен белергә тиеш. Өйдә без татар телендә генә сөйләшәбез. Әти-әниләрем дә татар телен яхшы белә. Туганнарыбыз да Мәскәүдә бар, алар белән дә татар телендә аралашабыз», – диде укучы.
«Мәскәүдә татар мәктәбе булуы икеләтә яхшы, аралашу өчен татар мохите туа. Мине махсус шушы мәктәпкә укырга бирделәр һәм монда укырга кергәнемә бер дә үкенмим. Телне өйрәнүдә кыенлык булмады, чөнки өйдә татарча сөйләшәбез», – диде Данис Шиһапов.
Мәктәп директоры Роза Шакирова биредә барлыгы 32 милләт вәкиле укыганын әйтте. «Өчәр параллель сыйныф бар. Мәктәптә төрки халыклардан кыргызлар күбрәк», – дип билгеләп үтте ул.
«1997 елда беренче сыйныфта нибары 41 бала булган. Аларның барысы да – татар. Ел саен татар балалары арта барды. Мәскәүдә татар мәктәбен ачтырганы өчен сәясәт фәннәре докторы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмасы рәисе Урал Шәриповка, активист Гөлсем Галимовага рәхмәтле булырга тиешбез. Алар татар мәктәбен ачу өчен, 1990 елларда зур хәрәкәт башлап җибәргән иде. Биредә татар телен беренче тапкыр Венера Хәбибуллина укытты. Ул минем әнием була», – диде Роза Шакирова.
Ул мәктәптә ел саен төбәкара көрәш бәйгеләре оештыруларын, укучыларның халыкара бәйгеләрдә җиңү яулавын әйтте.
«Татар теле дәресләренә йөргән төрле милләт балалары бар: үзбәк, азәрбайҗан, рус һ.б. Әйтик, узган ел үзбәк егете Татарстанга барып, татар теле олимпиадасында катнашты. Татар телен укыр өчен рус балаларының да безнең мәктәпкә күчкәне булды. Китапханәбезгә татар китаплары бар. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәгариф министрлыгы да китап-дәреслекләр кайтара», – диде директор.
Чыганак: tatar-inform.tatar