
Очрашу вакытында Фаилә ханым татар кешесен гомере буе очрашып вакыйгаларга бәйле гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләячәк. Исем кушу, никах, сөннәт, җеназа йолаларын ничек итеп дөрес үтәү турында әйтеләчәк һәм сорауларга җавап биреләчәк.
Чараны Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы, җирле “Аккалфак” оешмасы җитәкчесе Наилә Фатехова җитәкләгән “Мәдинә” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр бизәп барачак.



 
					
				