tatruen
Баш бит / Яңалыклар / МХОдә катнашкан солдатның әбисе Фәйрүзә Имамгалиева авылдашлары белән солдатларга токмач кисеп озата
МХОдә катнашкан солдатның әбисе Фәйрүзә Имамгалиева авылдашлары белән солдатларга токмач кисеп озата

МХОдә катнашкан солдатның әбисе Фәйрүзә Имамгалиева авылдашлары белән солдатларга токмач кисеп озата

Тыңламас авылы халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша.

Актаныштан август аенда гуманитар ярдәм китәчәк, дигән хәбәрне ишетүгә, һәркем кулыннан килгәнчә, ярдәмгә ашыга. Авыл мәдәният йортында күпләп окоп шәмнәре ясаганнар, азык-төлек җыялар, акчалата булышалар. Токмач кисү өмәләре дә авыл клубында уза.

Мәдәният йорты директоры Мәйсәрә Мәгъдәнова «Токмач кисү өмәсе була», дип авыл чатына язуга, тиешле сәгатькә авыл апалары бик тиз оешып килеп җитә. 82 яшьлек Фәйрүзә Имамгалиева да шулар арасында.

-Солдатларга бик ярдәм итәсем килә. Оныгым Ренат Тамбов шәһәреннән армиягә алынды, хезмәте тәмамлангач, контракт төзеде. Нәкъ шул чакта Украинадамахсус хәрби операция башланды, Ренат беренче көннән үк ут эченә керде. аннан отпускага кайтуга, улыбызны Сириягә җибәрделәр. Оныгымның ике сабые бар, шулар хакына исән кайтсын иде. Украинага киткән солдатлар -барысы да кемнеңдер газизләре. Тизрәк бу афәтләр бетеп туган җиребезгә исән-сау кайтсыннар иде. Өмәләрдә кискән өй токмачлары аларга ризык булсын!- ди тормышта ачысын-төчесен күп күргән Фәйрүзә апа.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе өлкәннәр. Илгизә Муллаянова Кәзкәй, Тыңламас авылларында ветераннар советы рәисе булып тора. Бергәләп уйлашкач, олы яшьтәге апалар солдатларга күпләп җылы оекбашлар да бәйләп җибәргәннәр. Токмач кисү өмәләренә дә бик теләп киләләр, кунакка кайткан оныкларын да ияртәләр.

-Без яшьтән токмач басып- кисеп яшәдек. Аның бернинди авырлыгы юк.  Украинадагы балаларга ничек тә ярдәм итәсе килә. Алар күңелебездән һич китмиләр, барысы да безнең өчен геройлар, батырлар. Өлкән яшьтәгеләр мәчетләрдә дә, намаз укыганда да шул солдатлар өчен догалар кылабыз. Исән-сау гына кайтсыннар, – дип, Илгизә Газизҗан кызы махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган шигырен укыды.

Мәйсәрә Мәгъдәнова махсус хәрби операциядәге авылдашларының гаиләләре белән даими элемтәдә. Узган ел мәрхүм булган Айдар Гикраминның хатыны Лилия Актаныш районындагы актив волонтерларның берсе. Лилия, тиздән гуманитар ярдәм җибәреләчәген әйткәч, авылдашлар үз өлешләрен кертергә теләк белдерәләр. Токмач әзерләргә кирәкле продукция тиз җыела, бер авылдашлары 40 данә йомырка бирә, токмач кисүчеләр үзләре дә йомыркасын, онын алып киләләр. Иганәчеләр дә ярдәм кулы суза.

– Узган өмәдә 70 йомыркага, бусында 80 йомыркага токмач басабыз. Волонтерларга чөгендерләр пешереп бирдек. Алар яшелчәне ваклап- киптереп аш әзерли. Авылдашларга зур рәхмәтемне әйтәм, кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, кире какмыйлар. Бездә бик бердәм халык яши, -диде Мәйсәрә ханым.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*