ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мичурин авылы китапханәсендә бәйрәмгә чәчәкләр ясадылар
Мичурин авылы китапханәсендә бәйрәмгә чәчәкләр ясадылар

Мичурин авылы китапханәсендә бәйрәмгә чәчәкләр ясадылар

Матур язгы бәйрәм алдыннан Мичурин авылы китапханәсендә иҗади атмосфера хакимлек итте.

Мәктәп укучылары өчен гофр кәгазеннән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Кызлар зур тырышлык белән кул эшләре иҗат иттеләр. Әлеге чәчәкләрне алар дөньядагы иң кадерле кешеләр өчен — яраткан әниләренә дип ясадылар, ди китапханәче Сания Вахитова.

Ә мондый матур чәчәк ясарга өйрәтүчеләр – китапханәче Сания Вахитова һәм клуб директоры – Рузалия Мифтахова.

Бу мастер-класс балаларга яңа иҗат төренә өйрәнү генә түгел, ә үз куллары белән ясаган кул эшләре аша әниләренә булган рәхмәтләрен һәм яратуларын белдерү мөмкинлеге дә бирде.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*