Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Шукшин фестивалендә «Иң яхшы продюсер эше» номинациясендә дипломга ия булды. Кинофестиваль нәтиҗәләре турында мәгълүмат кинофестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Кинофестивальдә гран-прины якут фильмы – Любовь Борисованың «Не хороните меня без Ивана» фильмы алды. «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә Башкортстан режиссеры Булат Йосыповның «Дневник поэта» фильмы лауреат булды.
Үткән ел кинофестивальдә гран-прига татар режиссеры Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмы лаек булган иде.
- Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Фильм киң прокатта булды.
Чыганак: tatar-inform