Андый кешеләр турында “авылның тоткасы“ диләр. Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылы эшкуары Фәнир әфәнде хакында авыл гына түгел, милләт тоткасы дисәң дә, артык булмас. Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган Татар авыллары берләшмәсе рәисе Фәнир Галимов белән Актанышта Ык буе авыллары Сабан туенда күрештек.
– Беренче Ык буе авыллары Сабан туе сезнең туган авылда, былтыр Азнакайда уздырылды. Алар белән чагыштырганда үсеш-үзгәреш бармы?
– 2017 елда безнең Төмәнәктә булганы белән чагыштырганда колачы бермә-бер артык. Үткән ел, азнакайлылар бик тырышкан, моннан да артык булмастыр, дигән тәэсир калган иде. Монда бөтенләй башкача, бөтен нәрсә татарча алып барыла. Актанышның чын татар районы икәнен күреп китәбез. Бәйрәмне оештыру өчен көне-төне эшләгәннәре күренеп тора. Күпме чыгым тотылгандыр… Хәер, иң мөһиме – бердәмлекне ныгыту. Күрәсез: Башкортстанның һәм Татарстанның парламент башлыклары килгән. Бу бөтен чыгымнарны каплый. Башкортстан ягы да моны яхшы аңлар дип өметләнәм.
– Туймазыда, район үзәгендә татар тарихи-мәдәни мәркәзе оештырып җибәргәнсез икән.
– Ул ике ел дәвамында матур гына эшләп килә. Анда хәзерге вакытта башлангыч сыйныф яшендәге, ягъни унбер яшькә хәтле 25 бала шөгыльләнә. Моны икенче төрле татар балалары өчен якшәмбе мәктәбе дип тә әйтергә мөмкин. Биредә укытучы апалары аларга уен рәвешендә үзебезнең матур сөйләм телен өйрәтә. Алар анда шигырь өйрәнәләр, спектакльләр куялар. Быел үзебезнең җирлектә – “Бабай утары”нда оештырылган “Сәләт” лагеренда өч смена планлаштырылса, дүртенче смена оештырып, әлеге сабыйларны да ял иттерәчәкбез. Үзәктә җыр, бию коллективлары да эшли. Аларына өлкәнрәк балалар йөри.
– “Тәртип” радиосы тапшыруларын тагын да киңәйтергә җыенмыйсызмы?
– Ул матур гына эшләп килә. Казанда “Тәртип” радиосы ябылганда, аның хуҗасы Марат Ибләминов безгә бушлай бөтен базасын – фондын бирде. Бик зур рәхмәт аңа. Кирәкле аппаратларны үзебез алдык. Радиобыз тапшыруларын йөз чакрым радиуста тота. Безне Татарстанның – Азнакай, Баулы, Ютазы, Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Шаран, Бакалы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Туймазы, Бүздәк, Чакмагыш районнары тыңлый. Билгеле, таулы җирләрдә бу мөмкинлек бераз чикләнә. Тәүлек буе эшлибез, халык канәгать. Шөкер, белгечләребез – фидакарь егетләребез, кызларыбыз бар. Даими тыңлаучыларыбыз барлыкка килде дип тә шатланабыз. “Тегенди-мондый җырлар кирәкми, борынгы, халыкчан җырлар гына ишетәсебез килә”, – дип әйтеп торалар. Тыңлаучылар күңелен яулап алдык дип исәплим. Әлегә матди ягын үзебез генә кайгырта идек. Әле менә районда татар эшкуарлары клубы оештырырга дип ниятләп торабыз. Шәт, алга таба чыгымнарны бергәләп күтәрербез. Инде эшебезне күрәләр, ишетәләр. Төбәкара масштабта эшләгәч, киләчәктә бу эшкә Татарстан, Башкортстан Мәдәният министрлыкларыннан гына түгел, Мәскәүдән, федераль министрлыктан грант алып булмасмы дип тә торабыз.
– Сезнең ярдәм белән туган ягыгыз – Төмәнәк авылы тарихы турында өч китап чыкканын белә идем. Инде дүртенче китап языла дип ишеттек.
– Алла боерса, шактый кызыклы, үзенчәлекле китап булачак ул. Нигезләр тарихын бәян итүдән торачак. Хәзер автор, өйдән өйгә кереп йөреп, нәселләр тарихын барлый. Борынгы фотосурәтләр, нәсел тамгалары, кулъязма китаплар, фронттан килгән хатлар – безгә бөтенесе дә кызык. Өйдәге иң өлкән кешедән балаларына, оныкларына васыять яздырабыз. Шундый зиһенле кешеләр бар: әби-бабаларының истәлекләрен дә хәтерлиләр. Беренче герман сугышы, ачлык еллары хатирәләрен дә отып калган өлкәннәребез бар.
Рәшит Минһаҗ