Булдыклы милләттәшебез Рәфис Айнетдинов җитәкчелек иткән авыл хуҗалыгы предприятиесе – Ульяновск районы «Абушаев» ширкатенең яхшы даны еракларга таралган. Әлеге хуҗалык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, яшелчәләр үстерү, атлар асрау белән уңышлы шөгыльләнә.
“Абушаев” хуҗалыгының 12 мең гектардан артык мәйданда чәчүлек җирләре бар. Күрше Чынлы, Майна районнары чикләренә кадәр барып тоташкан иксез-чиксез басу һәм кырларында төрле культуралар – сабан һәм уҗым бодае, арпа, кукуруз, көнбагыш һәм соя күкрәп үсә. Быел беренче тапкыр 190 гектар мәйданда бәрәңге утыртканнар һәм 10 гектарда кишер чәчкәннәр. Ширкатьнең уңган игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен өлкәдә беренчеләрдән булып тәмамлаган. Корылык булуына карамастан, бодай кырларының һәр гектары ярыйсы гына уңыш биреп, амбарларга барлыгы 14 мең тонна гәрәбәдәй ашлык озатылган. Хуҗалыктагы чәчүлек мәйданының һәр гектары өчен федераль бюджеттан 260 сум күләмендә акчалата субсидия бирелә икән. “Ульяновскхлебпром” кибетләрендә сатылган дүрт ипинең өчесе “Абушаев” ашлыгы оныннан пешерелә булып чыкты. Клейковинасы бик тә яхшы булган әлеге хуҗалык ашлыгын шулай ук “Чувашхлебпродукты” ширкате күпләп ала. Яңа Бирючевка басуларында заманча чит ил техникасы эшли. “РСМ-160” маркалы зур комбайнны Ульяновск өлкәсендә беренче булып нәкъ менә “Абушаев” хуҗалыгы сатып алган. Хәзер ширкатьнең машина-трактор паркында уннан артык куәтле комбайн басып тора. Алар уңышны кыска вакытта, берничә көн эчендә җыеп алырга сәләтле. “Кейс” һәм “Буллер” маркалы тракторлар да кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкару мөмкинлеге бирә. Авыл хуҗалыгы техникасын үз акчабызга, тир түгеп тапкан хәләл малыбызга юнәтәбез, банктан кредит алганыбыз юк, ди хуҗалык җитәкчесе Рәфис Айнетдинов. Ә бәрәңгене сугарыла торган басуларда үстерәләр. Бик тә кыйммәтле булган су сибү машиналарын самолет белән океан артыннан, Америкадан кадәр кайтартканнар. Тагын бер шундый машина якын арада кайтып җитәргә тиеш икән. Тиз өлгерә торган бәрәңгене казый башлаганнар инде. Бәрәңге алучыларга көненә 1300 сум хезмәт хакы түләнелә. Кыр эшләрендә тир түгүчеләрне көненә ике тапкыр – төш чагында һәм кич белән хуҗалык ашханәсендә түләүсез ашаталар. Уңган аш-су осталары солы оныннан телеңне йотарлык тәмле печенье пешерергә дә өйрәнгәннәр. Киләсе елда 20 гектар мәйданда кызыл чөгендер чәчәргә ниятлиләр. Аннары суган белән сарымсакка да чират җитәчәк. Кыз оныгым бакчачылык белән бик тә инде кызыксына, шуңа күрә кура җиләге белән җир җиләге утыртырга ниятлибез, ди Рәфис Сәитгали улы. Тырыш, тәвәккәл җитәкче данлыклы сәүдәгәр Абушаевның алма бакчасын һәм ярымай формасында эшләнгән күлләрен яңадан торгызу турында хыяллана. Бүген әлеге бакча белән күлләр кемнеңдер шәхси милке булып санала икән. Өлкә һәм район җитәкчеләре аларны “Абушаев” ширкатенә кайтарып бирергә ышандырганнар. Шулай ук заманында биредә кара һәм ак коелар да булган, аларны эзләп табасы бар, ди Рәфис Айнетдинов. 1946 елга кадәр партия обкомы хезмәткәрләренең ял итү урыны – дачасы булып исәпләнгән бу җирлекне агротуризм почмагына әверелдерү өчен ул җиң сызганып эшләргә әзер. Рәфис Сәитгали улы Яңа Бирючевкада мөселманнарга мәчет төзү максаты да куя. Мәчет салу өчен җир участогы бүлеп бирелгән инде, хәзер проектын әзерлиләр һәм агымдагы елның ахырына кадәр нигез ташын куеп калдырырга ниятлиләр.
“Абушаев” ширкате – Ульяновск өлкәсендә атларны күп итеп асраучы бердәнбер хуҗалык, дисәк тә, һич ялгыш булмас. Хуҗалыкка бернинди табыш китермәсә дә, йөзләгән баш ат тоталар. Ширкатьтә барлыгы 450 баш ат исәпләнә. Мин аларны күңел өчен асрыйм, бала вакыттан ук үзләрен яратам, ди Рәфис Сәитгали улы. Берничә дистә атны ел дәвамында суеп ашыйлар, ягъни иткә китә. Шактый гына чабышкыларны казылык ясау өчен ерак Түбән Новгород якларыннан кадәр килеп алалар. Айнетдиновлар үзләре дә искиткеч тәмле казылык ясыйлар икән. Яңа ел бәйрәме көннәрендә, 3-5 январьда бөтен гаиләбез белән җыелып, казылык ясау күркәм традициягә әверелде инде, бу эштә улларым белән киленнәрем, оныкларым бик теләп катнашалар, ди Рәфис абый.
Татар халкының яраткан ризыгы – казылык ясау серләрен ул бала вакытында ук үзләштергән икән. Рәфис Сәитгали улы Чувашиянең данлыклы Шыгырдан авылында туып үсә. Авыл мәктәбенең 8 классын тәмамлаганнан соң, тормыш арбасына җигелеп, үзе эшләп ашый башлый. Күрше Шемурша районында урманчы – лесник булып хезмәт итә. Аннары снабжение начальнигы буларак, Ульяновскиның “Президентский” күпере төзелешенә зур өлеш кертә. Беркүпме вакыт бизнес белән шөгыльләнә. Ә 1999 елда Ульяновск районында банкротлык хәлендә булган “Бирючевский” совхозын аякка бастыруга керешә. Ул чакта хуҗалыкның нибары 1200 гектар җире эшкәртелсә, хәзер инде “Абушаев” ширкатенең 12 мең гектар чәчүлек мәйданнары тулысынча сөрелә. Узган елда шушы җирләрнең һәр гектары 58,8 центнер уңыш биргән. Бүген хуҗалыкта 60 кеше эшли, язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында хезмәткәрләр саны 100гә кадәр җитә. Тырышып эшләүчеләр 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Эш хаклары югары булуына карамастан, эшче куллар җитми, көч-куәте ташып торган ир-атлар бернинди эшсез, ялкауланып өйләрендә яталар, ди Рәфис Сәитгали улы.
Бүген “Абушаев” ширкате, өлкә күләмендә алдынгылыкны беркемгә дә бирмичә һәм авырлыкларга баш имичә, гел алга атлый. Аны Җир-Анабызның чын улы – тынгысыз йөрәкле Рәфис Айнетдинов әйдәп бара. Ә янәшәсендә уллары Илнар белән Илнур ышанычлы терәк һәм таяныч булып торалар. Илнур Рәфис улы экономика һәм агрономия мәсьәләләре өчен җаваплы булса, Илнар Рәфис улы механизация, персонал белән җитәкчелек итү юнәлешләрен үз өстенә алган. Улларымнан бик тә уңдым, икесе дә тырыш һәм булдыклы, киленнәр белән матур гына яшәп, өчәр бала тәрбияләп үстерәләр, кызым Илсөяр дә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер, ди Рәфис Сәитгали улы.
Революциягә кадәр мәшһүр сәүдәгәр Абушаев биләмәләре булып исәпләнгән Яңа Бирючевка җирләре бүген ышанычлы кулларда. Шыгырдан авылы чишмә суларын эчеп, әти-әнисеннән, әби-бабасыннан милли һәм дини тәрбия алып үскән Рәфис Айнетдинов һәм аның уллары татарлар күпләп торган бистәне тулы канлы тормыш белән яшәтәләр. Тир түгеп иген игәләр, атлар асрыйлар, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үстерергә, Абушаев бакчасын һәм күлләрен яңадан торгызырга ниятлиләр. Юмарт, игелекле эшмәкәрләр буларак, хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр. Татар автономиясе белән Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәгенә алар тарафыннан саллы ярдәм күрсәтелә.
“Безнең хуҗалык табигатьнең гаҗәеп дәрәҗәдә матур, гүзәл почмагында урнашкан. Урман-кырлар, киң болыннар һәркемдә чиксез соклану тудыра. Рәхәтләнеп көн күрү, терлек асрау һәм ял итү өчен җайлы урын бу. Белгечләр әйтүенчә, эчә торган суыбыз, Ундорының шифалы суы белән чагыштырганда, күпкә яхшырак. Шуңа күрә бездә чәй бик тә тәмле, тәмам эчеп туймаслык. Менә шушы җирлекне туристлар игътибарын җәлеп итәрлек урынга әверелдерү теләге ифрат та көчле. Мәчетебезне сафка бастырып, Абушаев күлләрен чистарта алсак, милли һәм дини тормыш белән кызыксынучылар безнең авылны читләтеп узмаслар иде”,- ди Рәфис Сәитгали улы.
Төбәгебездәге татар авылларында да Рәфис Айнетдинов кебек милләтебез язмышына битараф булмаган җир уллары, фермерлар эшкә алынса, тормышлар җанланып китәр, туучылар саны артыр, мәктәпләр ябылмас, мәчет манараларыннан моңлы азан тавышы яңгырап торыр иде.
Исхак Хәлимов, Яңа Бирючевка бистәсе