Бүген, 19 август көнне, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Милләт Җыены”на багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты һәм форумның төп максатлары, әһәмияте турында сөйләде.
Данис Шакиров билгеләп узганча, быел “Милләт Җыены” 26-28 август көннәрендә Татарстан башкаласында – Казан шәһәрендә узачак. Җыенның быелгы шигаре: “Татарстан – рухи Ватаным”. Форум киң форматта үткәреләчәк һәм илебезнең 68 төбәгеннән, шулай ук 27 чит илдән меңнән артык делегат катнашуы көтелә.
– Безнең Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашы Татарстанга юнәлгән. Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы аларны уртак мәйданга туплый. “Милләт Җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында татар халкын борчыган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү, хәл итү юлларын табу, һәм милләтебез үсешенең яңа юнәлешләрен билгеләү максатыннан оештырыла. Быелгы формат тагын да киңрәк, өч көн дәвамында делегатлар дүрт төркемгә бүленеп эшләячәкләр, – диде Данис Шакиров.
Быел “Милләт Җыены” белән параллель рәвештә VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, һәм Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр җыены узачак.
IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында узачак чаралар турында “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитет җитәкчесе Райнур Хәсәнов сөйләде. Яшьләр форумына регионнардан һәм чит илләрдән 200 делегат чакырулы. 150 кеше – Россия төбәкләре булса, 50се – чит илләр. 200 делегаттан тыш, Татарстан Республикасы активының да катнашуы көтелә. Алар Казаннан һәм Татарстан районнарыннан булган делегатлар.
– 27 август – безнең форумның төп көне. Иртәнге якта секцион юнәлешләр утырышларын башлап җибәрәбез. “Медиа”, “Цифрлаштыру”, “Заманча татар мәдәнияте”, “Мәгариф һәм тәрбия”, “Татар эшмәкәрлеге”, “Татарлар тарихы” юнәлешләре буенча бүленеп эшләячәкбез. Дүрт сәгать дәвамында яшьләр әлеге темаларга чыгыш ясап, фикер алышачак. Нинди сораулар, мәсьәләләр бар – шуларны күтәрәчәкләр. Һәр юнәлеш буенча 3-4 яңа тәкъдим булдырылыр дип көтелә. Төштән соң пленар утырыш башлана. Биредә һәр секция утырышыннан соң барлыкка килгән тәкъдимнәр яңгыраячак. Яшьләр форумы делегатлары “Милләт җыены” кысаларында эшләрен дәвам итәчәкләр, – диде Райнур Хәсәнов.
Шулай ук Райнур 26-29 августта узачак “Печән базары” шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале турында да мәгълүмат бирде.
– Фестивальне быел беренче тапкыр дүрт көн дәвамында үткәрәбез. Ул төрле елларда төрле концепцияләр астында узды. Быел “Татар йорты” темасына фикер алышабыз. Татар йорты бүген нинди, элек — революциягә кадәр, Совет чорында нинди булган — шушы сорауларга ачыклык кертергә тырышачакбыз, – диде Яшьләр форумы рәисе.
Биредә шулай ук Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. Ул VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының программасы һәм үзенчәлеге турында сөйләде.
– Быел узачак җыен — безнең өчен зур мәртәбә, дип саныйм. Чөнки хатын-кызларның аралашу даирәсе киңәя. Алар биредә бик күп кешеләр белән очраша, таныша, аралаша. Чит илләрдән – 32, ә Россиянең төрле төбәкләреннән 200 дән артык хатын-кыз катнаша. Бу җыенга әзерләнгәндә, без төрле илләрдә яшәүче татар хатын-кызлары язмышын чагылдырган шәхесләрне тупладык. Казакъстанда дөньядагы бердәнбер “Ана музее” бар. Без аның җитәкчесе белән элемтәгә кердек. Ул монда килергә һәм пленар утырышта чыгыш ясарга ризалык бирде, – диде Татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе.
Ул шулай ук быелгы җыенның ни өчен нәкъ менә Тәтеш җирлегендә үткәрелүен аңлатты. Аның әйтүенчә, Тәтеш җирлегенең хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Римма Сафиуллова – авыл хуҗалыгында җитәкче булып эшләгән бердәнбер хатын-кыз.
Чараның өч көнлек программасына Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыенының да эшчәнлеге кергән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов әлеге оешманың форум дәрәҗәсенә күтәрелү тарихын сөйләде.
– Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы инде 11 мәртәбә үткәрелде. Хәзер безнең дәрәҗә үсә. Быел 120 гә якын кеше катнашачак. Форум кысаларында узучы конференциядә “Евразия киңлегендә: тарих һәм хәзерге заман татар төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре” дигән темага чыгышлар булачак, – диде ул.
Чараның өч көнлек программасында – Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган фото-күргәзмә белән танышу, Тантаналы ачылыш, “Печән базары” шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале; Тәтеш, Биектау, Арча муниципаль районнарына сәяхәт, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында “Милләт Җыены”ның йомгаклау пленар утырышы узуы көтелә.