26-28 августта Казанда «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында «Милләт Җыены» узачак. Чараның программасы турында Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Милләт Җыены»нда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат көтелә
Чарада Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат килүе көтелә. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килә, аннан 93 вәкил катнаша.
«Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашлары Казанга төбәлгән, шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы аларны бер чарага туплый. «Милләт Җыены» – Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәл иткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Чаралар программасы 26 августта кичен Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында җыенның тантаналы ачылышы белән башланып китә.
«Быел «Милләт Җыены» яңа киңәйтелгән форматта оештырыла. Шуңа күрә 27 августта делегатлар дүрт төркемгә бүленеп, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, VII Бөтендөнья татар хатын – кызлары җыены, Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр форумында катнашачак, аерым төркем делегатлар Арча районына һәм Кырлайга юл тотачак», – дип искәртте Данис Шакиров.
Йомгаклау рәвешендә, 28 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында аерым пленар утырыш була.
Райнур Хәсәнов: «Печән базары» үз тарихында беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк»
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта аерым программа нигезендә эшен алып барачак. Анда 200 делегат катнашуы көтелә.
«27 август – яшьләр форумының төп көне. Әлеге көнне иртәнге якта алты юнәлеш буенча секцион утырышлар узачак: «Медиа», «Цифрлаштыру», «Бизнес», «Мәгариф», «Тарих». Әлеге юнәлешләр буенча яшьләр дүрт сәгатьлек эш алып барачак. Аннары 14.00 сәгатьтә пленар утырыш башланачак», – дип сөйләде «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов.
Шулай ук 26-29 августта «Печән базары» фестивале эшләячәк. Райнур Хәсәнов билгеләвенчә, «Печән базары» үз тарихында беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк.
«2023 елда безнең концепция мода белән бәйле иде, һәм дизайнерлар саткан киемнәрне, элементларны кулланып, модельләр мода күрсәтте. Быел чараның төп концепциясе «Татар йорты» белән бәйле булгач, «Печән базары» территориясенә кергәч үк бүлмә форматындагы фотозона эшлибез. Шулай ук интерьер һәм экстерьер буенча күргәзмәләр, «Татар йорты нинди булырга тиеш?», «Совет заманында йорт нинди булган?» кебек темаларга лекторийлар һәм сөйләшүләр узачак», – диде ул.
Кадрия Идрисова: «Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядән кунаклар көтелә»
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар исә Тәтеш районына юл тотачак.
«Без бу җыенга татар хатын-кызының язмышын чагылдырган, фәнни эшләр белән шөгыльләнгән хатын-кызларны, галимәләрне тупларга тырыштык. Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядән кунаклар көтелә», – дип аңлатты «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Делегатлар 27 августта иртән Тәтешкә китә һәм кичкә кадәр шунда булалар. Тәтештә дә аларны төркемнәргә аерачаклар: 300 хатын-кызның бер өлеше Бакырчы авылында, икенче төркеме Әтрәч, ә өченче төркеме Келәш авылларында булачак.
«Соңыннан Тәтештә балаларны кечкенәдән үк «милләт анасы һәм атасы» буларак тәрбияләүгә багышланган «Калфак туе» оештырачакбыз. «Калфак туенда» без оештыра торган башка чараларда катнашучылар булачак», – дип сөйләде Кадрия Идрисова.
Туган якны өйрәнүчеләр эш сәфәрләрен Биектау районында дәвам итәчәк
Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр форумында катнашучылар эш сәфәрләрен Биектау районында дәвам итәчәк.
«Биектау районында Рөстәм Яхинның сәнгать мәктәбенә, район музеена барачакбыз һәм төп максат булып торган Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына барабыз. Төшке аштан соң бертуган Максудилар мәктәбендә конференция үткәреләчәк, соңыннан Ямаширмә авылында конференциягә йомгак ясалачак», – дип таныштырды эшлекле программа белән тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов.
Чыганак: tatar-inform