tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләт җыены”на меңнән артык делегат килүе көтелә
“Милләт җыены”на меңнән артык делегат килүе көтелә

“Милләт җыены”на меңнән артык делегат килүе көтелә

26-28 августта Казанда “Милләт җыены” узачак. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итте.

Билгеле булганча, “Милләт җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә. “Быелгы җыенның шигаре – “Татарстан – рухи Ватаным”. Казанга Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 1000нән артык делегат килер дип көтелә”, – дип сөйләде Данис Шакиров.

Быелгы чараның үзенчәлеге дә бар: “Милләт җыены” кысасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены һәм Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Шуңа бәйле рәвештә делегатлар дүрт төркемгә бүленәчәк.

“Милләт җыены”ның йомгаклау утырышы 28 августта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*