Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Милләт җыены”ның пленар утырышы башланды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып бара.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиев, 1945 елгы Җиңү парадында катнашучы, 97 яшьлек иң өлкән делегат Өмет Гобәев һәм башкалар бар.
Васил Шәйхразыев үз чыгышының башында барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Ул ассызыклап узганча, быелгы Милләт җыенында 68 төбәктән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнаша.
– Татар кешесе кайда гына яшәмәсен – һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Тарихи Ватаныннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең уңышлы эшчәнлеге халкыбызның бердәмлеген ныгыта, башка халыклар арасында горурлык хисе тудыра. Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстан бар. Ул дөньяга сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерә, үзенә тарта, күңелләрне нурландыра, рәхмәт әйтә. Һәрбер татар кешесе Татарстанга кайтып, туган җиргә аяк басып, аның саф һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп, туганнар, дуслар, якыннар белән очрашып, рухи көч туплап китә, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.
Чыгышта тарихи хәтер мәсьәләсе аерым урын алды. Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышында татар халкының батырлыгын искә алып, бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучы татар егетләрен бу батырлык традициясенең дәвамчылары дип атады. Аерым игътибар Россия Герое исемен алган 17 татар егетенә, шулай ук милләтнең гомерлек кыйммәте – Ислам диненә бирелде.
Шулай ук В. Шәйхразыев үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Бу еллар дәвамында Конгресс дөньякүләм танылган, абруйлы оешмага әверелде. Утырышта Конгрессның беренче җитәкчеләре – Индус Таһиров һәм Ринат Закиров та катнашты. Аларга залдан көчле алкышлар яңгырады.
– Конгресс өчен кечкенә яисә зур эш юк. Барысы да кирәкле, урынлы һәм мөһим. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Барысын да кулланып эшләргә кирәк, – диде Милли Шура рәисе. Яшьләр белән эш, ифтар дипломатиясе, туган телне саклау, татар гаиләсен ныгыту – барысы да төп юнәлешләр итеп билгеләп үтелде.
Васил Шәйхразыев чыгышын “Татарстан – рухи Ватаным” шигаренә аңлатма бирү белән йомгаклады:
– Татарстан – ул татар халкының таяныч ноктасы. Ул дөньяда сибелеп яшәүче һәр татар өчен йөрәк үзәге, киләчәге булырга тиеш.
Пленар утырыш чыгышлар белән дәвам итә.