tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтара Яңа ел бәйрәме
Милләтара Яңа ел бәйрәме

Милләтара Яңа ел бәйрәме

“Губернаторский” Халыклар дуслыгы сараенда “Безнең Яңа ел” – “Наш Новый год” дип исемләнгән бә йрәм гөрләп узды. Ул төрле милләтләрнең мәдәниятләрен берләштерде.

Бәйрәм кунакларын Губернатор урынбасары Александр Коробко сәламләде.

“Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы алдыннан милли традицияләрне саклап калып үстерү аеруча да мөһим”,- диде ул.

Сәхнәдә Бурятиянең халык артисткасы Ольга Жигмитова һәм Мәскәүдән бертуган Селезневалар дуэты, шулай ук милли сәнгать коллективлары – “Ван” әрмән хореографик ансамбле, “Идел” бию ансамбле, “Мерчен” чуваш яшьләр коллективы, “Огонек” чуваш бию ансамбле, “Тештине” мордва бию коллективы һәм “Соло” вокаль студиясе чыгыш ясады.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*