tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез киләчәге актив яшьләр кулында
Милләтебез киләчәге актив яшьләр кулында

Милләтебез киләчәге актив яшьләр кулында

Яшьләр җыелган җирдә һәрвакыт күңелле  була. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узган “Милләт киләчәге” татар яшьләре форумында да яшьләрнең көч-дәрте, энергиясе спикерларга һәм барлык кунакларга да күчеп, бәйрәм рухы тантана итте.

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы, Башкортстан Республикасы “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә оештырылган бу чараның програмасы да бик бай һәм үзенчәлекле иде. Анда катнашучы һәркем үзе өчен файдалы мәгълүмат алу, танышу, аралашу һәм яшьләрне татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, киләчәктә бергәләшеп эшләү өчен дуслык күперләре булдыру максатын күз уңында тотып төзелгән  иде.

Форумны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасы Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе киңәшчесе Рөстәм Баянов, Башкортстанның “Русия халыклары ассамблеясе” рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров, Башкортстан Республикасы Контроль-хисап палатасы аппараты җитәкчесе Ринат Сабитов катнашып, җыелучыларга ихлас сәламләү сүзләрен җиткерде.
Форумның пленар утырышында Башкортстан һәм Татарстан яшьләр оешмалары җитәкчеләре, Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Башкортстан һәм Татарстанның актив яшьләре, “Азатлык” татар яшьләре берлеге ветераннары белән очрашулар узды.

Форумның пленар өлеше ахырында “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дарина Ергизова форумның мөрәҗәгатен укып ишеттерде һәм резолюция проекты кабул ителде.
Форум кысаларында мөһим һәм яшьләр өчен кызыклы темаларга “түгәрәк” өстәлләр дә оештырылды. Дүрт мәйданчыкның һәрберсендә катнашып, фикер алышу, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге булды яшьләрнең.

Шулай, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов һәм “Идел” яшьләр үзәгенең  яшьләр белән эшләү белгече Гөлнара Хөснидинова үзләренең татар телен үстерүгә багышланган бихисап проектлары белән таныштырдылар, аларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Бөтендөнья татар конгресының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да үзе янына бик күп кунакларны җыеп, “Татарларның тарихи коды: шәҗәрә өйрәнү сәнгате” темасы буенча сөйләшү оештырды.

“Бәхет ул – татар булу” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” дә бик эчтәлекле булды.  Аны милләтебезнең киләчәген тәрбияләүчеләр – укытучылар алып барды.  Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы доценты филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мөкимова  яшьләрне туган якларында калырга чакырды. “Без туган җиребездә кирәк. Туган Башкортстаныбызда рәхәтләнеп эшләргә, яшәргә һәм төрле яклап үсешергә барлык шартлар да бар”, – диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Авыл мәктәпләрендә укытучылар җитешмәвен ул максатлы юлламалар белән хәл итәргә кирәклеген ассызыклады һәм бу уңайдан үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар һәми инглиз телләре укытучысы Зөлфия Мансурова үзенең чыгышын “Нәрсә ул бәхет?” дигән сораудан башлап, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова чарага үзенең укучылары белән килгән иде. Милли киемнәрен кигән кыз һәм малайлар туган телләрен зур теләк белән өйрәнә, бүген алар бөек шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде.

“Че гуглит татар блогеры?” дигән чираттыгы “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү аеруча җанлы барды. Аны “Роксана” радиосының редмейкеры Рузилә Байкова алып барды.

Татар блогерлары Эльвина Сибәгатова, Диларә Каһарманова, Нурания Ганиева, Нәзифә һәм Вадим Фәрхетдиновлар, Илвина Байкова, Алсу Мирасова, Светлана Гыйззәтуллина, Надир Мирсаяпов, Алмаз Мостафин инстаграмчыларга башка исемнәр астында таныш. Бу көнне үзләренең кумирлары белән очрашудан һәм күзгә-күз аралашудан барысы да зур кинәнеч кичерде. “Кем ул блогер?”, “Кайдан идеяләр аласыз?”, “Күпме акча эшлисез?”, “Ничек блогер булып китәргә?” кебек сораулар бер-бер артлы явып торды, ә билгеле татар блогерлары аларга ихлас җавап бирде һәм үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.

“Нур” театры артистлары әзерләгән мәдәни программа да бик матур булды һәм күңелләрдә милләтебез белән горурлык хисләре тудырды. Музыкаль программа татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырып бергәләп башкару белән башланып китте һәм ул форумда катнашучыларны тагын да якынайтты кебек тоелды.  Бүләкләү мизгелләре җыр-моң белән үрелеп барды. Шулай ук  яшьләр Гөлназ Мөхәммәдиева җитәкчелеге астында элекке заманнарда аулак өйләрендә, кичке уеннарда яратып башкарылган “Сигезле биюе”н дә өйрәнде.

Гомумән, бу форум бик зур әһәмияткә ия булды.  Ул Башкортстанда төрле милләт вәкилләренә үзләренең телен, мәдәниятен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылуын һәм бездә актив татар яшьләренең бик күп булуын ачык күрсәтте. Үз эшләрен ачып, туган якларында төпләнеп калган һәм татар мохитендә кайнап яшәүче яшь галәләрнең  балаларын кече яшь туган теленә, туган ягына сөю тәрбияләп үстерүләре зур соклану хисе уята. Бишбүләк районыннан Газиз Сираев, Туймазы районыннан Җәмил Бәдретдинов эшкуарлык белән шөгыльләнүдән тыш, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм чын ватанпәрвәрләр.

Башкалабызда уңышлы эшчәнлек алып барган “Заман”, “Фатирник” кебек татар яшьләре клубларының эшчәнлеге дә мактауга лаек. Әлеге чарадан соң аларның составы тагын да артыр, эшчәнлек даирәсе дә киңәер, дип ышанасы килә.

Шул ук вакытта яшьләребез волонтерлык эшендә дә актив катнаша. Махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм эшендә зур өлеш кертә.

Халкыбызның, милләтебезнең, телебезнең  киләчәге бар һәм ул менә шундый актив яшьләр  кулында, дигән ышаныч тудырды бу форум.

-Дөрес юл күрсәтергә, төпле киңәшләрен бирергә, тәкъдимнәрен ишетергә, кирәк булганда ныклы иңнәрен куярга әзер булучыларның барлыгын яшьләр яхшы белергә тиеш. Без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, – диде әлеге күләмле чараның координаторы, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*