«Яктылык» мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган кичә узды. Башкалардан аермалы буларак, Самараның «Яктылык» мәктәбендә уку-укыту эшләре тәрбияви чаралар белән үрелеп бара. Анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, фикер алышулар, укучыларның иҗат эшләрен презентацияләү кичәләре еш үткәрелә. Мисал өчен, 21 февральдә күренекле шагыйребез, рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган искә алу кичәсе уздырылды.
2023 елда, күренекле якташыбызның 85 яшьлек юбилеена багышлап, Кошки районы, Иске Фәйзулла авылы тарихы китабы дөнья күргән иде. Кичәгә әлеге китапның авторы Фәрит Шириязданов һәм аны бастырып чыгаруда зур булышлык күрсәткән отставкадагы ФКХ (федераль куркынычсызлык хезмәте) подполковнигы Ирек Мостаев та чакырылган иде. Очрашуда Димитровградта үткәрелгән региональ конкурста беренче урынны яулаган «Яктылык» мәктәбе укучысы Ильяс Шәкүровның «Гакыйль Сәгыйров: «Наперекор судьбе» дип аталган фәнни-гамәли хезмәте дә кулланылды.
Бу хезмәтне 8нче сыйныф укучысы татар теле укытучысы Фәүзия Әсгать кызы Дәүләтбаева җитәкчелегендә эшләгән. Әлбәттә, Шәкүровның Татарстан, Чувашстан республикалары, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләре укучылары арасында җиңүче булып танылуы – «Яктылык» мәктәбе данын үстерүгә кертелгән тагын бер матур өстәмә булды.
Ирек Мостаев Гакыйль Сәгыйров янында үткән яшьлек елларын искә төшерде, үзенең тормыш юлы, Кытай чигендә хезмәт иткән еллары, кытайлыларның яшәү рәвеше, холкы турында сөйләде. Аны укучылар һәм укытучылар, мәктәп дирекциясе дә зур кызыксыну белән тыңладылар, аеруча кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Гомере буе түшәк өстендә ятарга мәҗбүр булган Гакыйль Сәгыйровның көчле рухын, иҗат бөеклеген, эчке халәте сыйфатларын укучыларга җиткерү максатыннан мәктәптә төрле чаралар үткәрелеп килә. Элек бу тәрбия чарасын татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина үз эшендә уңышлы кулланса, хәзер инде эстафета Фәүзия Дәүләтбаевага күчте. Ул оештырган ачык дәресләрдә башка класс җитәкчеләре һәм укучылары да бик теләп катнашалар.
Гакыйль Сәгыйровның кайсы гына шигырен алма, һәр юлына тирән мәгънә салынган булыр. Анда ачы хакыйкать тә, акыллы киңәшләр дә бар. Мәсәлән, бер шигырендә:
«Көрәшергә көчем җитми,
Баш иясем килми дошманга,
Дошманнарым күбәймәсен өчен,
Әйләндерәм барын дусларга», – дип яза.
Билгеле, бу сүзләр нигезендә искиткеч тирән мәгънә ята. Тик бу фикерне гамәлгә ашыру өчен никадәр акыл көче, рухи батырлык кирәк!
Бүгенге тормышта киң таралган әхлаксызлыкка, тиешле тәрбия җитмәвенә җаны әрнеп:
«Яшьләрдән яңа токым чыгардык,
Вәхшилеккә түгел чыдарлык»,
– дип яза ул, милләтенең киләчәген кайгыртып. Тагын бер шигырендә телебезнең, милли гореф-гадәтләребезнең югала баруына әрнеп:
«Мин татар!» – дип,
«Без татар!» – дип,
Күпләр йөри күкрәк бәреп,
Татарлыкны югалтмадык,
Үттек юлның иң хәтәрен!
Барып керсәң үз өенә –
Үсеп җиткән бәбкәләре
Тәтелдиләр кяфер телендә,
Такмаганар гына тәре!» – дип язган шагыйрь.
Кешенең «эго»сы, ягьни җан тәрбиясе, кешелеклелек сыйфатлары һәм милли үзаңы туган теле һәм гореф-гадәтләре тәэсирендә камилләшә. Шушы үзкыйммәтләребез югалган очракта милләтебезне алда ниләр көтәчәген чамалап була инде. Ә шагыйрь моны алдан ук күреп белә.
Гакыйль Сәгыйров яшәгән Иске Фәйзулла авылы тарихы китабының шактый өлеше аңа багышланган. Укучылар фәнни-гамәли хезмәтләр башкарганда бу китап та кулланышта булыр дип ышанасы килә. Яз җиткәч, Казан галимнәрен чакырып, укучы балалар һәм кайткан кунаклар катнашында китапны тәкъдим итү чарасы үткәрергә ниятлибез.
Үткәннәргә борылып карасак, Совет мәгърифәте эшчәнлегенең аерылгысыз рәвештә патриотик тәрбиягә нигезләнгән булуын күрәбез. Ирексездән Гакыйль Сәгыйровны Николай Островскийның «Как закалялась сталь» китабындагы Павел Корчагин образы белән чагыштырабыз. Аның үрнәгендә биш буын совет кешеләре тәрбияләнде, Гакыйль Сәгыйровның аянычлы тормышына да ул зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм.
Бу мәсьәләгә хәзерге күзлектән карасак, милләтебез кичергән югалтуларны җиңү өчен Гакыйль Сәгыйровның үрнәге бер дигән үтемле тәрбия чарасы булыр иде. Анда туган телебезгә мәхәббәт тә, рухи ныклык үрнәге дә, патриотизм да, әхлакый тәрбия һәм башка гыйбрәт үрнәкләре дә җитәрлек. Тик укытучы аларны укучы күңеленә җиткерә белергә генә тиеш. Бала күңеле – чиста кәгазь бите кебек бит ул. Сабый чагыннан ни язылган булса – гомерлеккә сакланачак.
Татар телендә «Исеме җисеменә туры килә», – дигән әйтем бар. «Яктылык» эшчәнлеген күзаллаганда бу фикер тагын да ныгый. Мәктәптә төрле юнәлешләрдә эш алып барыла – конкурсларда, олимпиадаларда һәм өмәләрдә актив катнашып, мәктәп данын югары тоталар. Аны тәмамлаган укучыларның югары уку йортларында укуы, педагог булып үз мәктәпләренә кайтуы да дәрәҗәсен һәм якты омтылышларын күрсәтә.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы