2019-нчы елның 16-нчы гыйнварында, 84 яше тулырга бер ай калганда, халкыбызның бөек улы, кабатланмас легендар шәхес, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның йөрәге тибүдән туктады. Бу милләтебез өчен зур югалту.
Олы һәм урта буын тамашачысының озак еллар алыштыргысыз җырчысы, күп санлы мәдәният-сәнгать әһелләренә тәүге адым ясарга ярдәм иткән остаз, хәер-фатыйхасын биргән олпат шәхес тарих битләренә күчә. Һичшиксез Илһам Шакиров үзе исән чагында ук аның иҗаты татар җыр сәнгате тарихына алтын хәрефләр белән язылды, җырлары классика булды. “Иске кара урман”, “Ай, әле бик еракта идек без”, “Китмә, сандугач”, “Саумы, кояш”, “Эзләдем, бәгърем сине”, “Әдрән диңнез”, “Идел буе каеннары”, “Кайткан чакта Сарман буйларына”, әлеге һәм башка дистәләрчә җырлары белән Илһам Шакиров татарның моң дигән дәрьясын ачып бирә алды. Бу көннәрдә Җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребез үзенең Илһамын югалту кайгысын кичерә. Без, Илһам Шакировның иҗатын, аның моңын буыннан-буынга тапшырырга бурычлы. Милләтебезнең бөек шәхесе һәр татарның йөрәк түрендә мәңге сакланыр. Чөнки Илһам Шакиров җырларында халкыбызның сагышы да, сөенече, куанычы да, дәртле киләчәге дә!
Зинһар тынма, суз җырыңны
Күңелнең тулган чагы.
Әйдә, өстә моң ташкынын,
Янсын йөрәк учагы.
Тетрәнсен күңел кыллары,
Ирләр дә елый белә.
Сүз дә түгел, көй дә түгел,
Синнән бит моң түгелә.
Моң түгелә һәм күңелне
Айкый зилзилә кебек.
Җыр агыла һәм бу җырда
Тарих сизелә кебек.
Зинһар тынма, суз җырыңны,
Кушылып җырлыйм әле.
Сиздермичә, яшьсез генә,
Ирләрчә елыйм әле.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты