Бүгенге көндә милли гаилә дигән төшенчә үзгәрде. Өлкәннәр авызыннан да: “Ник кирәк ул татар теле, милли гореф-гадәтләрне саклау?” дигән сүзләрне еш кына ишетергә мөмкин. Катнаш гаиләләр саны да арта. Татар кызлары арасында да булачак әниләр милләтне саклау турында түгел, ә акчалырак егеткә кияүгә чыгу турында күбрәк уйлый. Нишлисең, заманасы шул дип әйтер кемдер. Ә икенчеләр замана шаукымына иярергә теләмиләр. Үз тиңнәрен табып, матур татар гаиләләре коручы яшьләргә сокланып карамый мөмкин түгел. Удмуртиядә яшәүче милли гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Айгөл Каюмова – Ижау кызы. 6 ел “Асылъяр” ансамбленә йөреп, Удмуртиядәге милли тормышта актив катнашты ул. Тормыш иптәше Илшат – Нефтекама шәһәреннән. Уртак дуслары белән очрашкач танышканнар. “Без ул кичне “Мафия” уенын уйнадык. Уенда тискәре (мафия) һәм уңай (тынычлык сөюче халык (мирные) геройлар бар. Уен башланыр алдыннан һәрбер кешегә рольләр белән “карточка”лар таратыла, уен ахырына хәтле ул шул рольдә уйный. Уен барышында кемнең тискәре герой икәнен белергә тиешләр. Миңа гел тискәре герой “карточка”лары эләгә иде. Ә Илшат минем тискәре герой икәнне белә иде дә, мин уеннан төшеп кала идем. Бу минем ачуымны чыгарды. Ә Илшат шулай мине ошатуын күрсәтергә теләгән икән”, — дип сөйләде Айгөл. Егет бик үҗәт булып чыга. Ничек булса да, Айгөлнең игътибарын җәлеп итә. “Ул бик яхшы күңелле, сөйкемле. Миңа карата булган җылы мөнәсәбәтенә җавап бирми булдыра алмадым. Шулай ныклап танышып, йөреп киттек. Аның белән тыныч, үзеңне таш дивар артында сыман хис итәсең”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем Айгөл.
Яшьләр икесе дә татар телен яхшы белә. Гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәләр. “Никах туен әби-бабайларыбыз, әти-әниләребезнең гореф-гадәтләре буенча уздырдык. Бик күп кунак чакырдык, хәзрәт безгә никах догасы укыды. Никах — әти-әниләребез өчен дә, үзебез ин мөһим йола булды”, — диде яшьләр. «Туган йорттан чыгып киткәндә, артыма борылып карамыйча акча һәм кәнфит чәчтем. Аны балалар һәм мине озатып калучылар җыйдылар. Никах туеннан соң милли гадәтләр буенча килен төшерү булды. Машинадан төшкәндә, мендәргә бастым, кайнанам икебезгә дә бал-май каптырды, түгәрәк икмәк белән каршы алдылар. Аннары кайнана йортында тәрәзәгә челтәрләр эленде, өстәлгә ашъяулыклары яптык”, — дип сөйләде Айгөл.
Туй исә заманча, үзләре кебек яшь алып баручылар – Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйлфанова катнашында узган. Бәйрәм заманча оештырылса да, ул гел татар телендә барган. Киләчәктә дә милли гореф-гадәтләрне саклап яшәргә телиләр яшьләр. “Безгә әти-әниләребез кечкенәдән телебезне, милли йолаларны өйрәттеләр. Без дә үз балаларыбызга милли тәрбия бирәчәкбез. Гаиләдә Илшат –баш. Мин аны тәмле ризыклар пешереп сөендерәм”, — диде Айгөл. Илшат белән дә аралашып алырга мөмкинлек булды. “Безнең Айгөл белән тормышка булган карашыбыз бер. Икебезнең дә уртак максатларыбыз бар. Минем чын татар гаиләсе корасы килгән иде. Айгөлне очратуыма чиксез бәхетлемен. Өйдә туган телебездә иркен аралашабыз. Аңа чын татар кызларында була торган сыйфатлар хас: оялчан, җитез, уңган хуҗабикә, тырыш, акыллы һәм бик тәрбияле. Милли традицияләребезне хөрмәт итә”, — диде ул.
Үз милләтенең киләчәге өчен янып торучы, үзләре яшәгән җирлектә көченнән килгәнчә, аны саклап калырга тырышучы мондый яшь милли гаиләләр күпләргә үрнәк. Каюмовлар кебек телебезне, халкыбыз мирасын үз балаларына тапшырырдай яшь парлар киләсе елда тагын да артсын иде.
Эльвира Хуҗина