tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли газеталар бүгенге көн тарихын яза
Милли газеталар бүгенге көн тарихын яза

Милли газеталар бүгенге көн тарихын яза

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый булышлык күрсәтү үзәге һәм Губернатор администрациясе тырышлыгы белән милли телләрдә чыгып килүче газеталар юбилее хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Анда милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, журналистлар һәм редакцияләрнең якын дуслары катнашты.

Бәйрәм кунаклары иң әүвәл милли газеталар редакцияләре тәкъдим иткән күргәзмәләр белән таныштылар. Анда газеталарның беренче саннары, редакцияләр базасында әзерләнгән китаплар, төрле иҗади конкурсларда җиңүгә ирешеп алган дипломнар, истәлекле бүләкләр белән танышырга мөмкин иде.

Юбиляр газеталар хезмәткәрләрен өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко сәламләде.

“Өлкә Хөкүмәте гамәлгә куйган милли газеталар белән атна саен танышып барам. Һәрберсе эчтәлекле, сыйфатлы булуы белән игътибарны җәлеп итә. “Өмет” газетасы тираж күрсәткече буенча алдынгылыкны әлегә беркемгә дә бирми. Аны башкаларга үрнәк итеп куясым килә. “Өмет” – халыкчан газета, шуңа да укучылар аны үз итәләр. Ул власть белән халык арасында арадашчы ролен үти – дөрес, тикшерелгән яңалыкларны, хәбәрләрне укучыларына түкми-чәчми җиткереп тора. Басма матбугат чараларын өйләргә яздырып алырга, укырга, аларны саклап калырга кирәк”,- диде Губернатор урынбасары.

Ә “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый булышлык күрсәтү үзәге җитәкчесе, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Марина Беспалова СВО – махсус хәрби операциягә, гаилә кыйммәтләренә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына кагылышлы темаларны милли газеталар битләрендә киңрәк яктыртырга киңәш итте.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин милли-мәдәни чараларны газета битләрендә, социаль челтәрләрдә даими яктыртып барулары өчен “Өмет” редакциясе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Татар автономиясе белән “Өмет” газетасының максатлары уртак, кыйбласы бер, шуңа да алар кулга-кул тотынышып, үзара аңлашып халыкка хезмәт итәләр”,- диде мохтарият рәисе.

“Өмет”, “Канаш” һәм “Ялгат” газеталарының баш редакторлары Исхак Хәлимов, Елена Мустаева, Татьяна Миганова үз канаты астына алып, дистә еллар дәвамында берөзлексез финанс ярдәм күрсәтүләре өчен Губернатор Алексей Русскихка, өлкә Хөкүмәтенә газета укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

“Ульяновск өлкәсе җитәкчелегенең милли газеталарга уңай мөнәсәбәттә булуын күреп, күрше төбәкләрдәге коллегаларыбыз хәйран кала. Хөкүмәт органнары белән аңлашып эшләү безнең өчен зур дәрәҗә, бәхет”,- диде Исхак Хәлимов.

“Әлбәттә инде, өлкә татар газетасы буш җирдән калкып чыкмады. Чардаклы райкомының беренче секретаре, өлкә башкарма комитетының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Дамир Шариповның, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр Александр Богатов белән Николай Липинның, “Туган тел” оешмасы активистлары Иршат Җамалетдинов, Котдус Сафиуллин, Айрат Ибраһимов, Асия Мөлекова белән Иркәм Хайретдиновның, беренче редакторыбыз Галимҗан Насыйровның тырышлыгы аркасында без бүген дә “Өмет”ле”,- диде ул.

Партия обкомының матбугат секторы мөдире буларак милли газеталар булдыру максатында күп көч куйган Александр Богатов үзенең күңел хатирәләре белән бүлеште.

“Газеталарны ачканнан соң, редакцияләрне кадрлар белән туплау ифрат та кыен булды. “Өмет” газетасын 35 елдан бирле җитәкләүче Исхак Хәлимовны Иске Майна район газетасы редакциясеннән шәхсән үзем барып чакырдым. Ул анда хатлар бүлеге мөдире булып эшли иде”,- диде Александр Богатов.

Бәйрәмдә газеталарны халыкка таратуда ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Өмет”нең якын дусты Әлфия Шайхаттарова өлкә Законнар чыгару Җыелышының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә газетаның даими авторы Гөлсинә Ханәфи “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хатына лаек булды. Авылларда газета укучылар белән очрашуларны оештыруда актив катнашучы Гүзәл Субханова “Өмет” редакциясенең Рәхмәт хатын алу бәхетенә иреште.

Татар мәдәният үзәге каршында уңышлы гына эшләп килүче “Урама” фольклор ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Алсу Альметова) милләтара бәйрәмне халкыбызның онытылмас моңлы көйләре белән бизәде.

Бәйрәмдә катнашучылар милли ризыклардан әзерләнгән мул табын артында күмәкләшеп чәй эчтеләр. Татарлар кунакларны чәкчәк, кош теле һәм кыстыбый белән сыйлады. Алар шулай ук чувашларның милли ризыгы шартанны, мордваларның пачатын авыз иттеләр.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*