Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы клубында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Хәзер инде традициягә кергән бәйрәмдә районда уңышлы гына эшләп килүче чуваш, мордва һәм немец милли-мәдәни автономияләре вәкилләре дә катнашты.
Димитровград белән Самарага илтүче олы юл өстендә урнашкан бай тарихлы, гомер бакыеннан мәгърифәтле булып саналган Иске Үрәнбашның татар-мөселман авылы икәнлеге ерактан ук күренеп тора. Авылның нәкъ уртасында мәһабәт мәчет бинасы балкып утыра. Аның биек манарасыннан көненә биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый. Мәчет янәшәсендә Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашлары истәлегенә багышланган мемориаль комплекс җәелеп киткән. Авылның тынгысыз йөрәкле мәдәният хезмәткәрләре, көмеш волонтерлары һәм мәктәп укучылары аны һәрдаим карап, тәртипкә китереп, төзек хәлдә тоталар. Авылның күптән түгел генә яңартылган культура йортында да тормыш гел кайнап тора. Китапханә белән берлектә төрле чаралар үткәрәләр, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озаталар. Ике ел элек без дә биредә газета укучылар белән искиткеч җылы очрашу үткәргән идек. Өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, балалар да анда теләп катнашты. Ә менә Татар теле һәм мәдәнияте көне уңаеннан оештырылган чарага авыл халкы никтер бик аз килгән иде, мәчет картлары бөтенләй күренмәделәр.
Чардаклы район хакимияте, мәдәният идарәсе һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән үткәрелгән бәйрәм клубның фойесында ук башланып китте. Милли киемле мәктәп укучылары кунакларны халкыбызның татлы вә затлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алып торды. Чуваш, мордва һәм немец автономияләре вәкилләре тамашачыны дәртле җыр-биюләре белән шатландырдылар. Ә Үрән авылыннан кадәр авыр баянын күтәреп килгән районның “Ак калфак” оешмасы рәисе Гөлсинә Герасимова татар көйләрен суздырды. Гармунчы эзләп табуы кыен бит хәзер, шуңа күрә ерак булса да килдем инде, ди Гөлсинә ханым. Октябрьский лицееның татар теле укытучысы Чулпан Шиһапова балаларны милли бизәкләр белән рәсем ясарга өйрәтте. Ә без аның янәшәсенә утырып теләге булган татарларны газетага яздырдык. Кызганычка, почта газетаны вакытында таратмый дигән сылтау белән язылудан баш тартучылар да табылды. Фойеның бер почмагында урын алган җирле татар автономиясе өстәле күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Зәвыклы итеп бизәлгән әлеге өстәл татар халык ашларыннан тәмам сыгылып тора иде. Баксаң, андагы ризыкларны – тутырган тавыкны, кыстыбыйны, бәлеш белән коймакны Чардаклы районы татарларының лидеры Җәүдәт Абдулла улы Мубинов үз куллары белән әзерләгән икән. Төне буе йокламадым, барыбер очына чыктым, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп. Соңыннан әлеге ризыкларны без дә татып карадык – тутырган тавык та, кыстыбый да телеңне йотарлык тәмле килеп чыккан. Яшьтән үк милли моңнарыбызга гашыйк Җәүдәт Мубинов зал тутырып килгән халыкны күңеле түреннән ургылып чыккан җыры белән дә сөендерде. Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы була, дип хак әйтәләр икән.
Бәйрәм концерты башланыр алдыннан район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров мәгариф һәм мәдәният идарәләре, автономия вәкилләре, дин әһелләре, журналистлар катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрде. Район башлыгы әлеге очрашуга зәвыклы итеп тегелгән татар костюмыннан килгән иде. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Казаннан махсус барып алдым, диде ул. Ә түгәрәк өстәлдә сүз районда татар теле һәм мәдәниятенең бүгенге хәле, үсеш мөмкинлекләре хакында барды. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин мәктәпләрдә ана телен укыту мәсьәләсен кабыргасы белән куйды. Татар балаларының күпчелек өлеше үзенең туган телен берничек тә өйрәнми, бу безне бик тә борчый, диде ул. Район башлыгы бу проблеманы контрольгә алып, чишү юлларын табарга ышандырды. Юрий Нестеровның татар дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдар булуы, алар белән “Өмет” газетасының социаль челтәрләре аша танышып баруы ачыкланды. Мин “Өмет”нең һәр санын кулыма алып укыйм, бик эчтәлекле газета, диде ул. Киләсе елның беренче яртыеллыгында райондагы барлык мәдәният йортлары, китапханәләр һәм хастаханәләр “Өмет” газетасын алдырачак, дип хәбәр итте хакимият башлыгы. Ул җитди яңалыгы белән дә уртаклашты: Сөембикә-ханбикә Әстерханнан Казанга барганда хәзерге Чардаклы җирләре аша узган. Киләсе елда районда РФ Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырылачак “Күлләр төбәге риваятьләре” проекты шушы теманы өйрәнүне дә күздә тота.
Бәйрәмдә катнашучыларны беренче булып район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров сәламләде. Ул күп көч куеп ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көне, дин әһелләре, эшмәкәрләр белән берлектә район ифтарлары оештырган өчен җирле татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубиновка һәм аның командасына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район җитәкчесе автономия активистларына Рәхмәт хатлары да тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Мирный мәчете имам-хатыйбы, районның имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов, Абдулла авылы хат ташучысы Җәмилә Миннерахимова һәм Чардаклының “Рябинка” балалар бакчасы тәрбиячесе Луиза Солтанова да бар иде.
Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин да Чардаклы районы татарларының активлыгына соклануын белдерде. Хакимият башлыгы Юрий Нестеров җирле автономиягә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, шуңа күрә эшләре уңышлы, җайлы бара, диде ул. Мохтарият рәисе Иске Үрәнбаш авылында милли-мәдәни тормышны җанландырып җибәреп, хәзер гөрләтеп алып баручы Рузалия Халиловага грамота тапшырды. Рузалиябез бөтен җиргә дә өлгерә – милли костюмнар тектереп, авылда татар ансамбле оештырган, Татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән чаралардан да читтә калмый, диде Рамис Сафин. Сүз уңаеннан, Рузалия Халилова һәм аның студент кызы Юлия Горбунова концерт программасын бик тә матур алып бардылар. Ульяновск өлкәсе татарларының лидеры күптән түгел генә волонтерлык эшчәнлеге өчен “Гордость нации” премиясенә лаек булган Венера Залалетдинованы да хөрмәтләде.
“Венера Ривгат кызы район китапханәсенә җитәкчелек итә. Чардаклының “Ак калфак” оешмасын әйдәп бара. Гаиләсе белән бергә СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп – тушенкалар ясап озата. Шушы көннәрдә генә “Күлләр төбәге риваятьләре” дигән проектын тормышка ашыру өчен Россия Президентының акчалата грантын алу бәхетенә иреште. Менә шундый милләт җанлы, булдыклы, тырыш, өлгер татар хатыны ул”,- диде Рамис Фарук улы.
Чардаклы районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов район җитәкчеләренә, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгать коллективларына, чуваш, мордва һәм немец автономияләре вәкилләренә рәхмәтләрен әйтергә ашыкты.
“Россиядә игълан ителәчәк Халыклар бердәмлеге елы алдыннан үткәрелгән әлеге бәйрәм безнең шатлыкта да, кайгыда да бергә һәм бердәм булуыбызны, дус-тату гаилә булып яшәвебезне күрсәтте. Без бер-беребезнең милли ашлары белән сыйланып, бер-беребезнең моңлы җырларын тыңлап, дәртле биюләрен карап хозурланабыз, рәхәтләнеп ял итәбез, рухыбызны баетабыз. Бердәмлектә – көч”,- диде Җәүдәт Мубинов һәм әлеге чараны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлеге юллар авторы бәйрәмдә катнашучыларны өлкәбездә менә инде утыз алтынчы ел чыгып килүче “Өмет” газетасына язылырга өндәде һәм соңгы вакытта редакция базасында әзерләнеп чыгарылган татарча китапларны авыл китапханәсенә бүләк итеп тапшырды.
Милли бәйрәмнең концерт программасында Чардаклының “Радуга” балалар бакчасы нәниләре, Иске Үрәнбаш авылының “Бәйрәм” коллективы (сәнгать җитәкчесе – Рузалия Халилова), Чардаклы район мәдәният йортының “Ак чәчәкләр” ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Лилия Хузеева), Абдулла авылы үзешчәннәре, Озерки авылының чуваш халык ансамбле, Татар Колмаерыннан сәхнә остасы Фәнил Хасәнов катнашты. Алар милли моңга сусаган тамашачыны татар халык көйләре, заманча эстрада җырлары һәм дәртле биюләре белән шатландырдылар.
“Без Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен район культура йортында гына түгел, татар авыллары клубларында да үткәрәбез. Казан артистлары безнең якларга, аеруча да авылларга хәзер сирәк киләләр бит. Ә халык татарча концертларга йөрергә, спектакльләр карарга, танылган шәхесләрнең чыгышларын тыңларга тели. Район администрациясе һәм өлкә автономиясе белән берлектә оештырылган Татар теле һәм мәдәнияте көннәре милли сәнгатебез белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек”,- ди район автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов.
Татар теле һәм мәдәнияте көннәре милләттәшләребездә, аеруча да яшь буында милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Әлеге очрашулар ата-аналарда, әби-бабайларда бала-оныклары белән үзебезчә, татарча сөйләшү, аларны татар телен өйрәнү түгәрәкләренә йөртү, гаиләләрдә хәләл тормыш алып бару теләге уятсын иде. Бары тик шул рәвешле генә туган телебезне, динебезне саклап калып, киләчәк буыннарга тапшырып калдыра алабыз.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru