tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли кием көндәлек тормышка кайтырмы?
Милли кием көндәлек тормышка кайтырмы?

Милли кием көндәлек тормышка кайтырмы?

Барыбыз да бер төрле мохиттә яшәп, бер төрле киенеп, үзенчәлегебезне югалтабыз түгелме? Милли киемне көндәлек тормышка ничек кайтарырга? Милли продукция җитештерүчеләргә ничек ярдәм итәргә? Бу һәм башка мәсьәләләр турында 2–7 августта Казанда узачак «Стиль жизни – культурный код» фестивалендә сөйләшәчәкләр.

Билгеле, мондый фикер алышу – чараның бер өлеше генә. Оештыручыларның сүзләренә караганда, фестиваль программасында «Хәзинә» галереясында тәкъдим ителәчәк декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (2–14 август), халыкара конференция (2–7 август, Казан Кремле), милли продукция ярминкәсе (2–7 август, Камал театры каршындагы мәйданчык), төрле дизайнерларның милли коллекцияләрен тәкъдим итү кичәләре (2–5 август, Казан Кремле), этномузыка фестивале дә (2–7 август, Казан Кремле) каралган.

– Милли киемнәребез көндәлек тормышка кайта башлады. Мин моңа бик сөенәм, – диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат очрашуында. – Глобальләшү аркасында без үзенчәлегебезне югалттык. Әйтик, моннан ике гасыр элек кешеләр бер-берсен киемнәренә карап та аңлаганнар. Киемнең үз теле булган. Киеменә карап каршы алалар, дип юкка гына әйтелмәгән бит. Кеше өс киемен матди хәленә, нинди нәсел вәкиле булуына, гаилә хәленә карап сайлаган. Ә бүген без йөзсез кебек. Ягъни без яши торган мохит һәм тышкы кыяфәтебез берни турында сөйләми диярлек.

Министр әйтүенчә, милли киемне бүгенге шартларга туры китерү һәм янә актуаль итү – мөһим бурычларның берсе. Бу фикерне «Бюро Бану» бренды баш дизайнеры Элара Шәйхи дәвам итте:

– Без этник костюмнарның тарихы турында гына сөйләп калмыйча, аларны бүгенге шартларга, модага ничек яраштырып булганын күрсәтергә телибез. Алай гына да түгел, бу фестиваль – төрле төбәкләрдән, илләрдән килгән дизайнерлар өчен очрашу, тәҗрибә алмашу урыны да. Нәтиҗәдә фестивальне килеп күргән кешеләрнең этник тенденцияләргә карашы үзгәрер дип өметләнәбез, – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, «Стиль жизни – культурный код» фестивале инде икенче мәртәбә уздырыла. Быел Татарстан башкаласына Россиянең 24 төбәгеннән һәм Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстаннан барлыгы 30 дизайнер килер дип көтелә.

Быел фестивальдә эшлекле программа да каралган. Белгечләр мәдәни код мәсьәләләре турында фикер алышачак. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, халыкның бердәйлеге фольклор әсәрләрдә саклана. «Фольклорны үзгәртеп булмый. Аны халык тудырган. Әйтик, дастаннарны гына алыйк. Игътибар белән укысаң, анализларга сәләтле булсаң, аларда халыкның чын тормышы сурәтләнгән бит», – диде ул.

 Лилия Гыймазова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*