tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли кием – милләтемә тугрылык” татар милли киемле курчаклар бәйгесе узды
“Милли кием – милләтемә тугрылык” татар милли киемле курчаклар бәйгесе узды

“Милли кием – милләтемә тугрылык” татар милли киемле курчаклар бәйгесе узды

Саба районында милләтебезнең матур гореф-гадәтләрен, киенү үрнәкләрен саклап яшәүче, аларны балаларына, оныкларына да җиткерүче гаиләләр бик күп. Гаилә елы уңаеннан, җирле “Ак калфак” оешмасы “Милли кием – милләтемә тугрылык” татар милли киемле курчаклар бәйгесе үткәрде.

Бәйге 4 номинациядә үткәрелде.
“Мин – татар кызы!” номинациясендә Гран-прига Шәмәрдәннән Фәхертдинова Зөлфия лаек булды.
1 урынга Сатыштан Муратниязовлар, 2 урынга Сабадан Тимергалиевлар, Шәмәрдәннән Галиакбәровлар, 3 урынга Олы Ныртыдан Вәлиевлар гаиләләре лаек булды. Кызыксындыру бүләгенә Юлбаттан Хәмитовалар, Явлаштаудан Галиевлар, Шәмәрдәннән Падимовлар гаиләсе ия булдылар.
“Мин – татар малае” номинациясендә Килдебәктән Хакимовларга кызыксындыру бүләге тапшырылды.
“Милли гаилә” номинациясендә Иләбәрдән Федоровлар гаиләсенә 1 урын, 2 урын шул ук авылдан Кәримовлар гаиләсенә булды.
“Үз кулларым белән курчак” номинациясендә 1 урынны Сатыштан Галиевлар гаиләсе алды.

Кызыксындыру бүләгенә Сабадан Хуҗиннар, Мәгьсүмовлар, Шәмәрдәннән Газизовлар, Йосыповлар гаиләре ия булды.

Бәйгедә барлыгы 25 гаилә катнашты. Күңел җылысын биреп эшләгән, күз явын алырлык курчаклар күргәзмәсе Саба сабантуеның матур бизәге булды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ләйсән Билалова бәйгедә җиңүчеләргә матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*